"Оҗмах" бакчасында кунакта
Шулай бервакыт, Интернет челтәреннән яңалыклар караганда, бик матур чәчәкле бакча рәсемнәренә тап булдым. Кызыксына башлагач, аның Татар Карамалысы авылында яшәүче Людмила Хафизованың тырышлыгы җимешләре икәнен ачыкладым. Килене Айсылу каенанасы үстергән гөлчәчәкләрне үзенең шәхси битенә кертеп, дуслары белән уртаклашкан. Бу гүзәллекне үз күзләрем белән күрәсе килү теләге, авылларына баргач, Хафизовлар яши...
Шулай бервакыт, Интернет челтәреннән яңалыклар караганда, бик матур чәчәкле бакча рәсемнәренә тап булдым. Кызыксына башлагач, аның Татар Карамалысы авылында яшәүче Людмила Хафизованың тырышлыгы җимешләре икәнен ачыкладым. Килене Айсылу каенанасы үстергән гөлчәчәкләрне үзенең шәхси битенә кертеп, дуслары белән уртаклашкан. Бу гүзәллекне үз күзләрем белән күрәсе килү теләге, авылларына баргач, Хафизовлар яши торган йортка китерде.
Урам яктан гадәти генә кебек күренгән йортның капкасын ачып керүгә, үзеңне оҗмах бакчасына аяк баскандай хис итәсең. Бәбкә үләнле ихата аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Шушы гүзәллек белән хозурланырга атынгыч-утыргычы да куелган. Өй, лапас алды, мунча каршы - барысы да зәвык белән бизәлгән. Без килгәндә, хуҗабикә гөлләре арасында, шулар белән "сөйләшеп", "хәлләрен белешеп", су сибеп йөри иде.
- Бу авылда яшәүче бердәнбер рус хатын-кызы мин. Тормыш иптәшем Рафис исән чакта бакчаны бергәләп төзекләндереп башладык. Хәзер шул матур традицияне дәвам итәм. Теләгәч, күңелеңә һуш килгәч, шөгыльлән, ярдәм итәм, дигән иде ул. Чыннан да, чәчәкләр үстерергә, бакча эшен бик яратам, - ди һәвәскәр бакчачы.
36 ел гомерен балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән Людмила Игнатьевна элек балалар тәрбияләсә, хәзер чәчәкләр тәрбияләп, җанына тынычлык, күңеленә рәхәтлек алып яши. Ә бакчасында чәчәкләрнең ниндие генә юк: исең китмәле! Һәрберсенең исемен, үстерү шартларын белә ул. Эхинацея, гейхера, гайлардия, төрле очитоклар белән бергә будлея, астильба, спирея, дерн, лапчатка кебек куаклар да бакчага ямь биреп утыралар. Дуслары, танышлары җылы яктан алып кайтканнары да бар. Зәңгәр чыршылары да 4 ел эчендә шактый үскәннәр. Бакчасында күбрәк күпьеллыклар үсә. Хоста, туя, лилия, гортензия, роза, хризантемаларның берничә төрлесе бар. Иртә яздан салкын көзләргә кадәр, бер-берсен алмаштырып, гөлләре чәчәк ата. Уңган хуҗабикә аерым чәчәклекләрдә матур композицияләр тудырган, күллек ясаган.
Яшелчә бакчасы да үзенчәлекле оста бакчачының. Кыяр-помидорлары, кишер-суганы мул уңыш вәгъдә итәләр.
Матурлык тудырыйм, дисәң, үз бакчаңда да чит ил табигате, башка бер җиргә дә алмаштырмаслык ял урыны ясарга була. Шәһәр кешесе хәзер авылга, аның шифалы һавасын суларга кайта. Мондый гүзәллек дәрьясында күңел дә, җан да, тән дә ял итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев