САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Лена апа ат чабышларын карарга яраткан

.

Лена Зарипова, ветеран укытучы:

- Татар халкының иң яраткан бәйрәме булган Сабан туйларын элек-электән көтеп ала идек. Бизәлгән атлар җигеп, гармуннарда уйнап, җырлап-күңел ачып, бүләк җыю йолалары да матур узды. Хәзер дә ишетелә андый моңнар. Гадәттә, Сабантуй бүләген алдан әзерләп куябыз, аны кызым Гүзәл чыгарып бирә. Безнең Сарманда җыен бик матур урында уза. Элек, аяклар йөргән вакытта, мин дә чыга идем бәйрәмгә. Көянтә-чиләк белән су ташыйлар, кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, аркан тартышалар һәм башкалар – боларның һәркайсын күзәтеп тору күңелле. Үзем элегрәк Сабан туйларында җырлый идем. Мин аеруча атлар чабышын карарга яраттым. Чөнки ул минем балачагым, яшьлегем белән бәйле иде. Мин кечкенә чактан җиләк җыярга йөрдем. Карл Коммунасы дигән авылда яшәгән вакытта, күпер аша гына чыгып, болынлыктан җыя идек аны. Шулчакларда, мине күрүгә, күк ат минем яныма чабып килер иде дә, минем хәлемне белгән кебек, башын селкеп торыр иде. Мин аңа Милана дип исем куштым. Башка авылга күченгәч тә, әтидән дүрт аяклы дустымны алып кайтуларын сорадым. Ул вакытта икенче сыйныфта укыган чак, мәктәпкә бармыйм, дип куркыта идем. Үзем көйсез дә булганмын икән, дим хәзер. Милананы шулкадәр нык яраттым. Форсаттан файдаланып, яраткан “Сарман” газетасы аша барлык сарманлыларны бәйрәм белән котлыйм, ил-көннәргә тынычлык, һәркемгә саулык, иминлек телим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев