90 яшьлек Соббух абый 20 яшендә Сабантуй батыры калган
.
Соббух Сабирҗанов, Сарман авылы, 90 яшь:
- 1947 елны, әнкәйгә ияреп, Юлтимер Сабантуена мин дә мендем. Без килгәндә, балалар тау өстенә җыелганнар иде. Мин, яшүсмер малай, үзем кебекләр белән йөгерештә катнашырга булдым. Бераз зурраклар да бар иде. Йөгереп кенә киткән идем, абынып егылдым бит. Тиз генә торып, башкалардан калышмаска тырышып, йөгереп киттем. Шуннан берничә яшькә өлкәнрәк бер малай мине төртеп екты. Кабат сикереп торып, тагын чабып киттем. Шулай итеп, егыла-тора, алай да финиш сызыгына дүртенче булып килеп җиттем. Йөгерешләрне читтән күзәткән бригадир Мәлихә апа барысын да күреп торган. Бу миңа резин гәлүш бүләк итте. Кечкенә, нәкъ миңа ярый торган иде алар. Шул гәлүшләрне бик саклап кына кидем мин.
Икенче тапкыр 20 яшьлек чагымда булган Сабантуе хәтеремә кереп калган. Минем тракторда эшләгән чак иде. Сабантуйда көрәшергә күршем Әзһәр дә әзерләнә. Ул ат белән орлык ташый. Миннән 2-3 яшькә өлкәнрәк, аның күп тапкырлар көрәш батыры булып калганы бар. Ул гармунда да бик матур уйный иде. Минем гармун бар, мин дә уйнарга өйрәнәм. “Әйдә, көрәшкә керәбез”, - диде бу. Шуннан ризалаштым инде. Көрәшә башладык, мин моны болгыйм да атам, болгыйм да атам. Шактый гына вакыт көрәштек. Нәтиҗәдә мин икенче урынга калдым. Моңа кадәр бер дә көрәшкән кеше түгел идем бит әле мин. Ул елны йөгерештә дә катнаштым. Олы яшьтәге абзыйлар да йөгерделәр әле. Алар белән булган бер кызыклы хәл дә истә калган (анысын үзебезгә генә сөйләде. – ред.). Икенче елны Әзһәрне көрәштә җиңдем һәм Сабантуй батыры булып калдым. Йөгерештә Сарман Сабантуенда да катнаштым һәм икенче булдым. Өйләнгәч тә, әле шактый вакыт йөгерергә туры килде. Алдан тренировкаларга чыгып әзерләнә идем. Авылда, Нөркәйдә гел беренчелекне бирмәдем. Бер елны, Сарманда җыен буласы көнне, бер кат әйләнеп килим, дип, иртән авылның тау башына менеп киттем. Миңа каршы бер авылдаш хатын очрады. Ул нәрсәдер сызып йөри иде. Мине күрүгә: “Менә моннан чык”, - дип, юл күрсәтте. Мин аны-моны уйламадым, ул әйткән юлдан киттем. Шуннан, Сабантуена баргач, йөгерешкә кереп, чаба гына башлаган идем, кинәт аягымны нәрсәдер кысып алды, тыным кысылды, хәлем китте. Шуннан мин Сабан туйларында йөгерә алмый башладым. Әбиемнән ул хатынның мәкерле, явызлык кылырга сәләтле булганын белдем. Ул күпләргә зыян салып яшәде. Язмышы да аянычлы тәмамланды аның. Менә шулай, ниләр генә юк дөньяда! Аллаһка шөкер, хәзер тормышларыбыз җитеш, ризык мулдан. Дөньялар тыныч булсын, һәркемгә иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш насыйп булсын.
Сабантуйга багышлап, быел шигырь дә яздым әле:
Сабантуй җитә
Июньнең сигезендә
Сабантуе Сарманда.
Печән үскән болында,
Хуш исле тирә-юньдә.
Кыр батырлары тырышты,
Җиргә орлык иңдерде.
Авыл халкы бәйрәм итә,
Иген мул үссен инде.
Хуш исле бу аланда,
Печән чапсаң болында,
Батыр пәхлеван калырсың
Сарман Сабан туенда.
Мәйдан тутырып яңгырар
Кыр батыры исеме,
Дан казансын игенчеләр,
Туры килсен җисеме.
Сабантуйда батырлар
Көч сынаша көрәштә,
Мәйдан тоткан көчлегә
Бүләккә – симез тәкә.
Шифа булсын йөрәккә
Яшим Сарман җирлегендә,
Сокланып тугаена.
Яшел чыршы-нарат үскән
Зәңгәр тау буйларына.
Каен-усак арасына
Тар сукмаклар салынган.
Үскән гөмбә бик күп анда,
Кисеп-кисеп алынган.
Бик күп кеше гөмбә җыя,
Кәрҗиннәрен тутырып.
Арып китеп, яллар итә,
Агач төбенә утырып.
Тау өстендә – аланлык,
Үсә чәчкә-чирәме,
Кызарып пешкән җир җиләге –
Аллаһ Тәгалә бүләге.
Сарманның сандугачы
Чүт-чүт сайрый тирәктә.
Кошлар җырын тыңласаң,
Шифа була йөрәккә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев