САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Сине Сарман да көтә, Илсур!

Россиянең төрле төбәкләрендә армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез сынатмыйлар. Бу хакта аларга бирелгән Почет грамоталары, часть җитәкчелегеннән әти-әниләре исеменә килгән Рәхмәт хатлары сөйли. Сарман егете - Североморск шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итүче өлкән матрос Илсур Миңнуллин да часть бүләгенә лаек булды. "Яхшы хәрби хәзерлек, хәрби дисциплина таләпләрен төгәл үтәгән...

Россиянең төрле төбәкләрендә армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез сынатмыйлар. Бу хакта аларга бирелгән Почет грамоталары, часть җитәкчелегеннән әти-әниләре исеменә килгән Рәхмәт хатлары сөйли. Сарман егете - Североморск шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итүче өлкән матрос Илсур Миңнуллин да часть бүләгенә лаек булды. "Яхшы хәрби хәзерлек, хәрби дисциплина таләпләрен төгәл үтәгән өчен", - диелгән 31127 нче частьның күптән түгел аңа тапшырылган Почет грамотасында.

Үзе укыган Сарман гимназиясе укытучылары да Илсур турында җылы сүзләр генә әйттеләр. "Шәп егет. Аңа карата нинди генә мактау сүзләре әйтсәк тә артык булмас. Оештыру сәләте көчле, классның йөрәге иде", - диделәр аның хакында. Илсур мәктәптә үк спорт белән бик теләп шөгыльләнә, баскетбол, волейбол җыелма командаларында уйный, төрле бәйгеләрдә катнаша, гимназия театрында уйный, башка чараларда да башлап йөри. Ул әйләнә-тирәдәгеләргә игелекле, кайгыртучан булуы белән дә аерылып тора, фәннәр арасында инглиз телен аеруча яратып үзләштерә. Шаян холыклы, җор телле, ярдәмчел егетне иптәшләре дә хөрмәт итә. Гимназияне яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Илсур Мәскәү социаль-гуманитар институтының Чаллы филиалында юрист белгечлеге ала.

- Телефоннан сөйләшеп торабыз. Хезмәтеннән һич зарланмый, аны яратып башкара, - ди аның хакында әти-әнисе Камәрия һәм Мөҗип Миңнуллиннар.

Быелның ахырында Илсур, хәрби хезмәтен тәмамлап, туган якларына әйләнеп кайтырга тиеш. Әти-әниең, якыннарың, дусларың белән бергә сине барлык сарманлылар да көтә һәм киләчәктә дә аларны матур гамәлләрең белән сөендереп, Сарманның горурлыгы булып яшәвеңне тели, Илсур!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев