«Ыштансыз да төшәргә иде инде»: инстачылар Гөлназ Шәрипҗанованы оятсызлыкта гаепли
Җырчы су коену киеменнән видеога төшкән.
Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова гаиләсе белән Мисырның Хургада шәһәрендә ял итте.
Иҗади гаилә ялда да спорт белән шөгыльләнгән. Җырчы су коену киеменнән эченә күнегү ясаганын видеога төшергән. «Ничек ясыйсың син аны?» — дип шаккаткан җырчының бер виртуаль дусты.
Инстачыларның бер өлеше җырчының буй-сынына соклануын язган.
«Гөлназ әз генә оят кирәк. Ыштансыз да төшәргә иде инде», — дип комментарий калдырган берәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев