САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Әлфинә Әзһәмова: «Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә...»

Әлфинә Әзһамова белән әңгәмәдән өзек.

Җырчыдан: "Концертка халык күп җыеламы? Гомумән, заллар тутыру хәзер бик авыр түгелме?" - дип сораганнар. Артист болай дип җавап биргән:

– Төрле чаклар була. Кайчак шыгырым тулы, кайчак ярты зал була... Əмма кеше килмәде дип, концертны куймый калган булмады. Җырчылар күп дип, өйдә ятып булмый. Үз тамашачым бар, Аллага шөкер. Рәхәтләнеп киләләр. Шунысы кызык: күпме яңа җырларым бар, ә алар концерт башында ук: «Төнге урам»ны җырлагыз әле», – дип язып җибәрәләр. Акчасы күп җырчы көн-төн җырын радио-телевидениеда әйләндерә. Минем дә акчам юк түгел, әмма ачуым килә. Кызык система бит: акча түләмисең икән, төшеп каласың. Аллага шөкер, эстрадада исемем бар, минем җырларны тыңлап, бер буын балалар үсте. Әле минем яшьтә – 50не узган кайсы хатын-кыз гастрольләрдә шулай йөри?!

Ләйсән КАСПРАНОВА

Өмет 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев