САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинованың күңел халәте - «Түзәр чарам юк, үз хәлемне үзем генә беләм...»

Казанда композитор Зөфәр Хәйретдиновның, пандемия сәбәпле, күчерелгән юбилей концерты булды.

Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә бераз чирләп китсә дә, Зөфәр Хәйретдиновны котларга килмичә булдыра алмаган. Җырчы әлеге концертта бернинди әзерлексез, «шпаргалка»дан карап җырлады.

«Хәзер башкарасы җырның тарихы белән таныштырыйм әле. Бүген бу җырны җырларга тиеш түгел идем. Хәзер генә уйладык. Берсендә бик каты күңел тулганда, мин Зөфәр абыйга киңәш сорап шалтыраттым. Ул „минем дә күңелнең шундый чагы“ дип шушы җырны тәкъдим иткән иде», — дип сөйләде Татарстанның «атказанмаган» җырчысы.

 «Аңлыйм димә, аңламыйсың әле,

Түз дә димә, түзәр чарам юк.

Үз хәлемне үзем генә беләм,

Онытылырга гына чарам юк», — дип җырлады ул.

Бу җырда Илсөя Бәдретдинованың күңел халәте чагыла.

«Илсөянең апасының бүген иртәгә гомере өзелергә тора. Шундый вакытта да концертка килеп, җырлаганы өчен рәхмәт», — диде Зөфәр Хәйретдинов концерт азагында.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/26-04-2021/ils-ya-b-dretdinovany-k-el-hal-te-t-z-r-charam-yuk-z-h-lemne-zem-gen-bel-m-5821139

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев