САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Саклаубашта “Мәдәни шимбә” эшли +ВИДЕО

Саклаубашта сайлаучыларны ныклы әзерлек белән каршы алалар.

Биредә алар өчен мул чәй өстәле әзерләнгән. Сайлаучылар хозурына “Мәдәни шимбә” Бөтенроссия акциясе кысаларында төрле яшелчәләрдән авыл кешеләре тарафыннан эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителә.
- Күргәзмәбез бик матур, авылдашларыбызның фантазиясе бай. Кишердән – сигезаяклар, ташкабактан – дуңгызлар, төсле кәбестән – суүсемнәр, кабактан – авыл өе, башка яшелчәләрдән әби белән бабайны, башкасын ясадылар өлкәннәребез. Мәдәният хезмәткәрләре исә музыкаль программа әзерләделәр, - ди авыл мәдәният йорты директоры, сайлауларда күзәтүче вазифасын башкаручы Миләүшә Гаттарова.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – Миләүшә Гаттарова архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев