САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Тема дня Радио

Хәбәрләр

18 июнь. Хәбәрләр: үткән шимбәдә "Даулы болын"да республика һәм район ветераннар оешмалары төзелүгә 25 ел тулуга багышланган өлкәннәр сабан туе үтте.Тантананы муниципаль район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова ачты. Ул килгән кунакларны район ветераннар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды, ветераннар хәрәкәте активистларына рәхмәтен белдерде, ел дәвамында тырыш хезмәт...

18 июнь. Хәбәрләр: үткән шимбәдә "Даулы болын"да республика һәм район ветераннар оешмалары төзелүгә 25 ел тулуга багышланган өлкәннәр сабан туе үтте.Тантананы муниципаль район башкарма комитеты рәисенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова ачты. Ул килгән кунакларны район ветераннар оешмасының эшчәнлеге белән таныштырды, ветераннар хәрәкәте активистларына рәхмәтен белдерде, ел дәвамында тырыш хезмәт куйган авыл ветераннар оешмалары җитәкчеләренә, юбилейларын билгеләп үтүче ветераннар советлары активистларына истәлек бүләкләре тапшырды.

Өлкәннәр көн буе рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Бәйрәмгә республиканың көньяк-көнчыгыш районнары ветераннар советлары вәкилләре дә килгән иде. Алар район ветераннарының бердәмлегенә, активлыгына соклануын белдерде. Чараны район ветераннар президиумы члены Н.Хәйруллина, мәдәният йорты методисты Э.Ихсанова алып барды.

Казанда Татарстан буенча Россия пенсионерлар союзы "Татарстанның өлкән кешесенең социаль портреты" дигән конкурс үткәрде. Анда Куҗак авылыннан В.Сәлимгәрәева белән Шәрләрәмәдән Р.Шайгарданова да катнашты. Аларның эшләре уңай бәя алды. В.Сәлимгәрәева "Минем университетларым" номинациясендә лауреат исемен яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев