САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Зур Нөркәй мәктәбе укучылары Шүрәле һәм Убырлы карчык белән очраштылар

11 февральдә Зур Нөркәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Сау бул, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар. Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар татар...

11 февральдә Зур Нөркәй урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Сау бул, Әлифба!» дигән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Шатлыклы да, бераз моңсу да булган бәйрәмгә әти-әниләрен, башлангыч сыйныф укучыларын чакырдылар. Кичә барышында белем дөньясында иң беренче китап булган Әлифбага, аны өйрәнүдә ярдәм иткән укытучыга һәм әти-әниләргә рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар татар халкының гаять бай Әлифба фонды, Әлифба китабының тарихы, Арча педагогия көллиятендәге «Әлифба» музее турында күп мәгълумат алдылар.

Көтмәгәндә әкият геройлары Шүрәле һәм Убырлы карчыкның килүе бәйрәмгә ямь өстәде.Укучыларга аларның биремнәрен үтәргә, җыр-биюдә осталыкларын күрсәтергә туры килде. Урман кунаклары кыска гына вакыт эчендә күпне өйрәнгән балаларга соклануларын һәм кызыгуларын әйттеләр. Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде.

Йомгаклау өлешендә укучыларны мәктәп директоры Ләйлә Шайхеразиева һәм әти-әниләр тәбрикләделәр, белем үрләрен яулауда зур уңышлар теләделәр.

Бәйрәм кичәсе һәркемгә ошады, күңелләрдә җылы тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев