САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур Нөркәй мәктәбе китапханәчесе уңыш серен ачты

Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы”, — дип язган бөек Тукаебыз. Әйе, һәр эштә, башлангычта яңа җиңүләргә, биек үрләргә рухландырып торучы якын кешеләрең булу мөһим.

Зур Нөркәй мәктәбенең педагог-китапханәчесе Зилия Сәхбетдинова бу көннәрдә, уңыштан йөзе балкып, бәхетле мизгелләр кичерә. Ул агымдагы елның август-декабрь айларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән берлектә “Белем” Россия җәмгыяте” оештырган “Иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе” Бөтенрәсәй һөнәри осталык бәйгесенең призеры булып танылды. Анда барлыгы 2832 катнашучы булып, шуларның 300е финал этабына үткән. Шулар исәбендә Татарстаннан 17 катнашучы булган.

Бәйгедә педагог-китапханәчеләрнең профессионализмнарына гына түгел, ә илһамландыру сәләтләренә дә бәя бирәләр. Зилия Флюр кызының педагогик алымы укучыларның танып-белү активлыгын үстерү белән беррәттән, яшь буында укуга мәхәббәт тәрбияләү белән уникаль. "Минем фикеремчә, китапханә — ул китапларны саклау урыны гына түгел, ә идеяләр лабораториясе, укучыларның үзләрен шәхес буларак табу һәм формалашу өчен киңлекләр ачучы мәйданчык", — ди ул. Укучыларны китап укырга мәҗбүр итми, ә алар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итә ул. Педагогның үзе белән уңыш сере хакында әңгәмә кордык.

- Зилия Флюровна, бу бәйге хакында каян ишеттегез? Анда катнашу нинди авырлыклар белән очраштырды?

- 2024 елда мин республикакүләм “Иң яхшы мәктәп китапханәчесе” бәйгесендә катнаштым. “Осталык — камиллеккә юл” номинациясендә җиңү яуладым. Шуңа быел мәгариф министрлыгыннан яңа төрле конкурста катнашырга тәкъдим иттеләр. Методистыбыз Айгөл Әхмәдуллина да теләгемне хуплады. Әзерлек эшләренә бик сөенеп тотындым. Конкурсның икенче этабы онлайн форматта узды. Бәйгеләрдә катнашу чирканчыгы алганым булганга, әллә ни авырлык тоймадым, әмма Интернет челтәрләренең тотрыксыз эшләве кыенлыклар китереп чыгарды, дияр идем. 

- Бәйге ни рәвешле узды? Анда катнашу шартлары нинди иде?

- Конкурсның беренче шарты буенча анкета үтәргә һәм тест биремнәренә җавап бирергә кирәк булды. Икенче этабы, әйткәнемчә, онлайн узды. Ә өченче этапта ике чара үткәрү һәм практик эш башкару билгеләнгән иде. Алар да онлайн форматта үткәрелде. Этапларны уңышлы үткәннәр дүртенче — финалистлар исемлегенә кертелделәр. Алар арасында мин дә бар идем. Бу Мәскәү шәһәрендә узачак “Россиянең иң яхшы педагог-китапханәчесе” конкурсына юллама иде. Мин анда үземнең библиографик дәресемне якладым. Конкурста катнашу шартлары һәркемнең үз эшчәнлеген күрсәтә алырлык итеп эшләнгән иде.

- Финал этапка чыгарга нәрсә ярдәм итте? Җиңүгә кем, нәрсә рухландырды?

- Бу конкурста катнашканда, беренче ярдәм кулы сузучы һәм рухландыручы, уңышка өмет уятучы методистыбыз Айгөл Флеровна булды. Аңа, үзем хезмәт куйган Зур Нөркәй мәктәбе коллективына, администрациясенә, минем өчен борчылган, һәрьяклы ярдәм кулы сузарга әзер торган гаиләмә, якыннарыма рәхмәтлемен.

- Бәйгегә нинди проект әзерләдегез? Аны тормышка ашырырга кемнәр ярдәм итте? 

- Мәскәүдә, әйткәнемчә, библиографик дәрес эшкәртмәсе белән чыгыш ясадым. Ул “Исемнәр һәм атамалар дөньясында” (“В мире имен и названий”) дип аталды. Дәрес эшкәртмәсен төзүдә һәм рус телендә чыгыш ясауда миңа рус теле укытучысы Миләүшә Рафис кызы ярдәм итте. Аңа да рәхмәтем зур.

- Мәскәүгә форумга бардыгызмы? Ул ничек узды? Ошадымы, нәрсә белән истәлекле булды?

- Әйе, 11-12 декабрь көннәрендә Мәскәү шәһәрендә “I Халыкара мәктәп китапханәчеләре” форумы уздырылды. Анда Рәсәйдән һәм чит илләрдән 1000гә якын педагог катнашты. Ул бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Ике көн дәвамында педагог-китапханәчеләр, һөнәри конкурслар финалистлары һәм "Чтецкие программы" әдәби клублары кураторлары мәктәп китапханәләре эшендә иң яхшы тәҗрибәләр һәм мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм һөнәр үсешенең нәтиҗәле стратегиясен эшләделәр. Форумны тантаналы төстә Рәсәй Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ачып җибәрде. Бик эчтәлекле чыгышы белән, ул барыбызны да җәлеп итте, хезмәтебездә уңышлар теләде. Катнашучылар РФ Президенты Киңәшчесе Елена Ямпольская, “Белем” җәмгыяте генераль директоры Максим Древаль белән очраштылар. Форумның кунаклары буларак төрле мәдәният эшлеклеләре, дәүләт һәм чит ил китапханәләре вәкилләре, театр һәм кино актерлары Дмитрий Харатьян, Нона Гришаева, Александр Олешко, Евгений Князев, Игорь Верник чакырылганнар иде. Язучылар Сергей Лукьяненко һәм Юрий Поляков белән бик җанлы әңгәмә үтте. Дмитрий Маликов һәм Надежда Бабкинаның чыгышлары да истәлекле булды. Гомумән, форумнан мин бик тәэсирле кайттым.  

- Китапханәче булып ничә ел эшлисез? Бу хезмәткә ничек килдегез?

- Ул чакта Зур Нөркәй авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Әлфия Гатуф кызы тәкъдиме белән мәктәпкә эшкә килгән идем, менә 25 ел инде китапханәче булып хезмәт куям. Директорыбыз Ләйлә Назыйм кызы киңәше белән, читтән торып, Чаллы педагогия институтының география факультетына укырга кердем һәм аны уңышлы тәмамладым. Чирек гасыр мин яраткан эшемне башкарам. 

- Укучылар китап укыйлармы соң? 

- Балалар китап белән кызыксынмый, дип әйтеп булмый. Башлангыч сыйныфлар укучылары китапханәгә аеруча яратып йөриләр. Өлкән сыйныфларда укучылар күбрәк дәрестә һәм дәрестән тыш өйрәнелә торган әсәрләрне укыйлар.

- Хезмәтегезнең кызыгы нәрсәдә? Һөнәри үсешкә нәрсә этәрә?

- Мин үзем кечкенәдән китап укырга яраттым. Газета-журналларны да кызыксынып укый идем. Һөнәри үсешкә дә күп белергә омтылу, һәрдаим үз өстеңдә эшләү, кызыксыну, яңалыклардан һәрвакыт хәбәрдар булу теләге ярдәм итә. 

- Укучыларны укуга җәлеп итәр өчен, нинди алымнар кулланасыз?

- Балаларны кызыксындыру өчен, төрле тәрбия чаралары үткәрәм: библиографик дәресләр, китап күргәзмәләре, викториналар, квестлар оештырам. Китап сөюче кечкенә дусларымны төрле конкурсларга һәм уку конференцияләренә әзерлим һәм катнаштырам.

- “Сарман” газетасын укучылар да укыйлармы? Газета буенча мәктәптә күзәтүләр оештырганыгыз юкмы?

- Безнең китапханәдә “Сарман” газетасының һәр саны теркәлеп һәм төпләнеп бара. Укучылар һәм укытучылар бик еш кына үзләренә кирәкле мәгълүматны шуннан кереп карыйлар. Газетада чыккан кызыклы рубрикалар белән өлкән класс укучыларын даими таныштырып барырга тырышам.

- Китап, газета-журналларның киләчәге бар, дип уйлыйсызмы?

- Әлбәттә, бар. Китапны үз кулларыңа тотып, үз күзләрең белән күреп укуны бернинди хәзерге заман электрон китаплары да алмаштыра алмый. Уку хәтерне яхшырта, танып-белүне арттыра, белемле һәм кешелекле итә. 

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә уңыш елмайсын Сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев