Зур Нөркәй авылында мәдәни гаилә яши
Зур Нөркәй авылында Хәйретдинова һәм Гыймаевлар гаиләләрен “мәдәни гаилә” диләр.
Һәр авылның җаны булырдай, анда башкарыла торган эшләрнең һәм чараларның үзәгендә кайнаучы кешеләре була. Зур Нөркәй авылында яшәүче Әлфия Хәйретдинова – шундыйларның берсе. Үзе генә түгел, кызы Альбина ханым, оныклары Розалина, Реналь һәм Алия дә – үзе кебек үк тынгысызлар. Алар турында Зур Нөркәйдә “мәдәни гаилә” диләр.
Гаилә альбомыннан урын алган фоторәсемнәрне карыйм. Әнә Әлфия апа авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нөркәем” вокаль-инструменталь ансамбле составында чыгыш ясый. Икенчесендә аның “Зөбәрҗәт” фольклор ансамбле белән төбәкара “Илаһи моң” фестиваль-конкурсында катнашуы сурәтләнгән. Аларның һәркайсыннан коллектив I урын белән кайткан. Арча районында үткәрелгән “Сөлгеле капка” фольклор фестиваленнән, Чатыртауда үткәрелә торган чаралардан да читтә калмаганнар. Менә ул Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” спектаклендә Рәйхан ролен башкара. Фоат Садриевның “Безнең авылның кызлары” әсәрендә ул – Гыйниямал, ә Альбина – Маһира ролендә. Спектакльләрдә өч онык та уйный. Кабат Әлфия ханымга кайтабыз. Быел ул авыл өлкәннәре белән КВН уеннарында да сәхнәне гөрләткән. Аның чыгышын жюри аеруча ошаткан, диделәр. Алдагы фотода – “Мирас” балалар инструменталь ансамбле, анда Алия – тальянда, Розалина – мандолинада, Реналь бәрмә уен коралында уйный. Алия быел “Җырлы-моңлы балачак”та җыр номинациясендә II урынны да яулаган. Аннан соңгы рәсемдә – кабат Розалина, ул “Нәүрүз гүзәле” район конкурсында катнаша. Тамашачылар аны чегән биюе өчен дә яраталар. Реналь исә “Татар егете” бәйгесендә уңышлы чыгыш ясый...
Мондый мисалларны күпләп китерергә була. “Әлеге гаиләгә мондый сәләт каян килгән?” – дигән сорауга җавапны, мөгаен, Әлфия апаның үзеннән эзли башларга кирәктер.
Ижевск шәһәрендә туып-үстем. Сигез яшемдә әнием, авырып, үлеп китте. Әбиемнең мине әтидә калдырасы килмәде, үз янына алды. Шулай итеп, мин Әгерҗе районының Үтәгән авылында әбием, аның улы Сәет абый, тормыш иптәше Сания апа гаиләсендә аларның балалары белән уйнап, бертуганнарыдай үстем, дип искә ала ул.
Соңыннан кыз Алабуга медицина училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, Чаллы шәһәрендә ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт куя. Шунда “КамАЗ” заводларының берсендә эшләүче Нөркәй авылыннан булган Альберт исемле егет белән таныша. 1986 елда алар гаилә коралар.
Билгеле, тормыш булгач, кыенлыклары да җитәрлек була. Әмма тәвәккәл, эштән курыкмаучы Әлфия ханым барлык очрактан да чыгу юлын таба. Гаиләдә бер-бер артлы дөньяга килгән кызлары Альбина, уллары Роберт балалар бакчасына йөрер яшькә җиткәч, тәрбияче булып, алар янына күчә. Чөнки ул елларда бакчаларда урын җитми, ә бакча хезмәткәрләре балаларына аны бирәләр. Балалар мәктәпкә укырга кергәч тә, шул ук хәл кабатлана. Әлфия ханым курслар тәмамлап, Чаллы мәктәпләренең берсендә тәрбияче булып эшли. Ягъни – дәресләрдән азат сыйныф җитәкчесе.
Балаларны кино-театрларга, төрле чараларга йөртә идем. Мөгаен, начар эшләмәгәнмендер. Минем сыйныфка эләгергә теләүче балалар күп була, башка классларда 26 шар бала булганда, миңа 36 шар бала җыела торган иде. Почет грамоталары белән дә шактый бүләкләделәр үземне, ди ул.
Ләкин бер көйгә аккан тормышны үзгәртергә туры килә – авылда Альберт абыйның әтисе вафат була. 1999 елда гаилә ялгыз калган ана янына кайтып төпләнә. Альберт абый Чаллы шәһәренә йөреп эшли башлый. Әлфия ханымга да алган һөнәре буенча авылда эш булмый. Сарман икмәк комбинатына пекарь булып эшкә урнаша ул. Смена мастеры вазифаларын да башкара.
- Эшкә соңга калмассыңмы? дип сорый комбинатның ул еллардагы җитәкчесе Язкар Сәхипов, аны эшкә алганда.
“Тырышырмын”, – дип җавап бирә Әлфия ханым.
Ул елларда Нөркәйдән Сарманга йөреп эшләү җиңелләрдән булмый.
Иртәнге бишкә эшкә барып җитү өчен, төнге уникедә Петровкага барда алырга баручы машиналарга чыгам да, эш сәгате җиткәнне эштә көтеп утыра идем. Кичтән барып кунган, “попутка”га чыккан чакларым да күп булды. Төнге сменадан соң иртән сөт машиналары белән кайта идем, дип искә ала ул.
Шушы елларда ул машинага правага да укый. Шактый еллар хезмәт куйгач, авылга кайтып, сатучы булып эшләп ала. Нөркәйнең үзендә пекарня ачылгач, данлыклы Мәсгудә апа аны шунда чакыра. Биредә дә шактый хезмәт куя ул. Әмма, иллене үттем, дип тормый, төрле якларын уйлап, Чаллыга эшкә урнаша. Бу вакытта инде Альберт абый лаеклы ялга чыгып, авылда эшли башлаган була. Шәһәргә бит болай гына йөреп булмый, машина Әлфия ханымга күчә. Авыл тирәсендә генә йөргәләгән хатын, тәвәккәлләп, руль артында Чаллыга да йөри башлый. Лаеклы ялга чыккач та, күпмедер вакыт эшли әле ул. Аннан кабат Нөркәй пекарнясына керә, ул ябылганчы шунда хезмәт куя. Эштән алтмышы тулганда гына туктый. Ләкин озакка түгел. Аны ындыр табагына үлчәүче итеп чакырып алалар. Бүгенге көндә дә ул авылда урнашкан оешмаларның берсендә эшләвен дәвам итә. Шул ук вакытта авыл күләмендәге мәдәни чараларның үзәгендә кайный. Балалары һәм оныкларында да җыр-моңга, халкыбызның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт уята. Оныклар мәдәният йорты директоры Илһамия апаларыннан да күп нәрсәгә өйрәнгәннәр. Әйтик, җырларга, мандолинада уйнарга.
Җырларга әбиемнән дә өйрәндем, Илһамия апа да өйрәтте. Русча да, татарча да җырларга яратам, ди Алия.
Барлык чараларда да актив катнашалар. Балалар да бик тырыш, яңалыкка, иҗатка омтылучан, ди Илһамия апалары үзе дә.
Бүгенге көндә Розалина медицина көллиятендә укый, Реналь – сигезенче, Алия алтынчы сыйныфны тәмамларга җыена.
Әлфия ханым хакында: “Тормышка гашыйк. Һәр эштән – тәм, һәрнәрсәдән ямь таба”, – дип әйтергә мөмкин.
Күпләп җиләк-җимеш, яшелчә утыртам, бигрәк тә кыяр утыртырга яратам. Кышка төрле салатлар, икра, кайнатмалар, компотлар әзерлим. Кыярны, мәсәлән, өч литрлы банка белән ел саен кырыгар банка ябам. Вак-төяк банкаларга да тутырам. Помидор, борыч, кыяр үсентеләрем дә матур гына үсеп килә. Ел әйләнәсе диярлек свежий кыяр ашыйбыз. Гөлләр үстерергә яратам. Өемдә яран, агачсыман гөлләр үсә, бакчамда төрле сорт роза, гладиолус, петунияләр..., ди ул.
Ә кышкы кичләрдә – мәдәни чаралардан тынып торган арада кулына бәйләм энәләрен ала. Кызы Альбина, Чаллыда яшәүче улы Роберт гаиләсенә оекбашлар, бияләйләр бәйли. Кич утырган вакытларда оныкларын да үзе белгәннәргә өйрәтә. Чын күңелдән аларның милли җанлы татар кызлары һәм уллары булып үсүләрен тели. Милләтем, дип өзелеп торучы, милли моңнарны яңгыратучы, әби-бабай мирасын балаларга, оныкларга тапшыручы әниләр, әбиләр булганда, киләчәгебез, әлбәттә, өметле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев