Зөлфия Сафина сәяхәтләр ярата
Комсомол юлламасы белән төрле шәһәрләргә бара, лаеклы ялга чыккач та, чит илләрне күрү теләген тормышка ашырып яши җитәкче.
Әйе, районыбызда да горурланып сөйләрлек шәхесләр – фидакарь хезмәтләре, тормыш юллары белән башкаларга үрнәк затлар күп. Мәгълүм булганча, 2024 елны Бөтендөнья татар конгрессы “Шәхесләр елы” дип игълан итте. Шул уңайдан без газетабыз битләрендә дә махсус рубрика ачып, анда үзебезнең җирлекнең шәхесләре турында язмалар урнаштырып барачакбыз. Ә сәхифәбезнең бүгенге кунагы – озак еллар җитәкче урыннарда эшләгән, җаваплы хезмәтләр башкарган Зөлфия Гайнан кызы Сафина.
- Зөлфия Гайнановна, сүзне балачак елларыннан башлыйк әле.
- Мин 1954 елның 1 гыйнварында Теләнче Тамак авылында туганмын. Ул вакытта авыл Сарман районы карамагында иде. Әтием Гайнан Бөек Ватан сугышында катнашып, яраланып кайткан, икенче төркем сугыш инвалиды. Ул хисапчы булып эшләде, ә әнием Хәнифә ясле мөдире иде. Һөнәре буенча шәфкать туташы булса да, төркем хастаханәгә беркетелгән булу сәбәпле, хезмәтен шул юнәлештә алып барырга туры килде. Ике айлыктан алып 1,5 яшьлек балаларны карадылар. Үзешчән сәнгатьтә дә бик актив катнаша, бик матур бии иде әни. Без гаиләдә дүрт бала үстек. Иң элек Әлфия апам туган, миннән соң сеңлем Алсу, энем Марат дөньяга килделәр.
- Белүемчә, Сез – һөнәрегез буенча укытучы?
- Әйе, туган авылымда сигез класс белем алганнан соң, Арча педагогия көллиятенә укырга кердем. Аны тәмамлауга, Казан педагогия институтына документлар тапшырдым. Ә үзем туган авылым мәктәбенә укытырга кайттым. Башлангыч сыйныфларда эшләдем. Гаиләбез Сарманга күченгәч тә, авылда бер елга укытырга калдым әле, тулай торакта яшәп эшләдем. Әтине “Сельхозхимия”гә эшкә чакырып алдылар. Аннан район үзәгенә мин дә килдем. Сарман урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбиятыннан укытучы итеп билгеләделәр. Ярты ел гына эшләп өлгердем, район комсомол комитетына икенче секретарь итеп күчерделәр. Анда өч ел хезмәт куйдым.
- Ә Камил абый белән ничек таныштыгыз?
- Безне комсомол таныштырды. Ул МСО оешмасында комсомол оешмасын җитәкли иде. Еш кына җыелышларда очрашабыз, чараларда юллар кисешә. Шулай итеп, өч ел бер-беребезне “өйрәнеп” йөрдек, аннан өйләнештек. Ул чорларда төрледән-төрле бәйрәмнәр, кичәләр күп оештырыла иде. Мәдәният хезмәткәре Розалия Һадиева белән “Ягез әле, кызлар”, “Ягез әле, егетләр” кебек күңелле бәйгеләр күп үткәрелде. Яшьләрне җәлеп итү, кызыксындыру комсомол оешмалары җаваплылыгында булды. Ә комсомолның үз эшчәнлеген дәрәҗәле, көчле, бик үтемле итеп алып барган еллары иде бу. Һәркем тыңлый, оешма җитәкчеләре дә колак сала. Бик дәртләнеп эшләп йөргән җирдән партия райкомына чакырып алдылар. Парткабинетта консультант булып эшли башладым. Озак та үтмәде райком бетте. Аннан инде кабат чакырып, район Башкарма комитетының оештыру бүлегендә эшләргә тәкъдим иттеләр.
- Мин Сезне халыкны эш белән тәэмин итү оешмасында эшләгән вакытыгыздан беләм.
- Район хакимияте башлыгы булып Әнвәр Залаков эшләгән еллар иде. Беркөнне ул мине үзенең кабинетына чакырды да: “Мәшгульлек үзәгенә керәсең”, - диде. Бернинди каршы килү кабул ителми иде. Шулай итеп, мин социаль өлкәгә кереп киттем. 20 ел эшләү дәверендә төрле вакытлар булды. Эшсезлек арткан елларны да, үзгәрешләр чорын да кичердек. Лаеклы ялга чыккач та, 8 ел эшләргә туры килде.
- Төп вазифа башкарудан тыш, Сез бит әле җәмәгать эшләрен дә алып бардыгыз.
- Әйе, дистә елдан артык территориаль сайлау комиссиясе рәисе булырга туры килде. Комиссия әгъзалары, район җитәкчеләре белән аңлашып эшләдек. Төрле дәрәҗә сайлауларны бергәләп, җаваплылык тоеп үткәрдек. Республикада әлеге вазифада иң озак эшләгән өч җитәкченең берсе мин.
- Эшегез, чыннан да, җаваплы иде. Хезмәтегезне тиешле бәяләделәр, дип уйлыйсызмы?
- Аллаһка шөкер, эшләгән вакытта җитәкчеләр белән үзара аңлашып, дус-тату эшләдек. Күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүем юкка булмагандыр. Россия Федерациясенең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләндем. Хезмәт ветераны исеме бирделәр.
- Гаиләдә аңламасалар, хатын-кыз җитәкче булып эшли алмый, минемчә.
- Тормыш иптәшем Камил Мирхафизан улы белән кырык елдан артык тату гомер кичерәбез. Ул – бик ипле, акыллы, сабыр кеше. Мине һәрвакыт аңлады, кирәк чакта ярдәм итте. Без ике ул тәрбияләп үстердек. Улларыбыз Илнар, Илшат та йөзгә кызыллык китермәделәр. Ике оныгыбыз бар. Аллаһка шөкер, матур яшибез.
- Кешеләрдә нинди сыйфатларга игътибар итәсез?
- Мин туры сүзле, конкрет холыклы кешеләрне хөрмәт итәм. Ялган сөйләгән, алдакчы кешеләрне сөймим.
- Лаеклы ялда нәрсәләр белән шөгыльләнәсез соң?
- Мин электән үк сәяхәт итәргә яраттым. Комсомол юлламасы белән Мәскәү, Петербург кебек эре шәһәрләргә дә күп барырга туры килде. Лаеклы ялга чыккач та, Төркия, Мисырга бардым. Һиндстанны күрәсем килгән иде. Пандемия бераз куркытып алды. Бүгенге көндәге вәзгыять тә тыныч түгел, анысы да сәяхәтләрдән туктатып тора. Ил-көннәребез тыныч булса иде, дип телибез. Җәй көннәрендә бакчада чәчәкләр үстерәм, гөлләрем дә күп. Яңалыклар тыңларга, укырга, карарга яратам. Гәҗит-журналлар, бигрәк тә үзебезнең “Сарман”ны яратып укыйм.
- Әйтеп бетермәгән, шулай да күңел түрендә йөрткән хыялларыгыз бар әле, Зөлфия Гайнановна. Киләчәктә алары да тормышка ашсын. Гаилә иминлеге, ныклы саулык, күңел тынычлыгы, бәрәкәтле гомер насыйп булсын. Алтын туйларыгызны, бик күп юбилейларыгызны, сөенеп, парлап каршы алырга язсын сезгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев