Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

«Зөбәрҗәт» фольклор коллективы Балык Бистәсеннән җиңү белән кайтты

15 август көнне Балык Бистәсендә «Иске Казан түгәрәк уены» фольклор конкурсы узды. Бу зур мәдәният бәйрәмендә Сарман районы Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы да уңышлы чыгыш ясады.

Уздырылган конкурста коллектив катнашучылары «Су буенда» дип аталган этнографик күренешне тәкъдим иттеләр. Алар татар халык уеннарын, дәртле җыр-такмакларын югары дәрәҗәдә җиткереп, казыйлар бәяләмәсе буенча 3 нче урынга лаек булдылар.

Бәйрәм көнне Балык Бистәсе мәйданында борынгы йолалар яшәрде, халык җырлары һәм көйләре яңгырады. «Зөбәрҗәт» коллективы үзенең фидакарь хезмәте белән татар фольклорын саклап калуга һәм яңа буынга тапшыруга зур өлеш кертүен тагын бер тапкыр исбатлады.

Исегезгә төшерәбез, бу коллективның беренче генә җиңүе түгел. Элекке язмаларыбызда аларның «Луковая долина» фестивалендә лауреат булулары турында хәбәр иткән идек (Тулырак шушы сылтама буенча укый аласыз).

Райондашларыбызны чираттагы уңышлары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да иҗади илһам, яңа җиңүләр телибез!

 

Фотолар район Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең ВКонтакте челтәрендәге төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев