Реклама
Җәмгыять
Үзәк мәчеттә кышкы лагерь эшли башлады
Бүген - 3 нче январьдә район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетендә Ислам динен, Коръәнне тагын да тирәнрәк үзләштерергә теләүче балалар өчен кышкы лагерь эшли башлады. Анда малайлар да, кызлар да йөри. Балалар анда иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр шөгыльләнәләр, Коръәнне өйрәнәләр, вәгазьләр тыңлыйлар. Алар өчен шулай ук конькида, таудан батутта шуу...
Бүген - 3 нче январьдә район үзәгендәге "Җәмигъ" мәчетендә Ислам динен, Коръәнне тагын да тирәнрәк үзләштерергә теләүче балалар өчен кышкы лагерь эшли башлады. Анда малайлар да, кызлар да йөри. Балалар анда иртәнге 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр шөгыльләнәләр, Коръәнне өйрәнәләр, вәгазьләр тыңлыйлар. Алар өчен шулай ук конькида, таудан батутта шуу кебек һәм башка спорт уеннары, кардан машина фигуралары ясау кебек шөгыльләр дә каралган. Лагерь 8 нче январьгә кадәр эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев