САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юкә чәчәген җыяр чак та җитте

Аның файдасы турында үләнче Рушания ханым сөйли.

Юкә чәчәк ата башлады. Урман буенда яшәгәч, юкә чәчәгенең хуш исенә уянабыз, йокларга ятабыз. Юкә чәчәге бик шифалы. Бигрәк тә әле ачылып бетмәгән чагында. Юкә агачының яфраклары да файдалы. Тәүлекнең иң озын көннәре вакытында шифалы үләннәрне җыярга тырышырга кирәк. Сары мәтрүшкәне дә, зәңгәр мәтрүшкәне дә, кырлыган (иван-чай) чәен дә һәм башкаларны да.

Юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә (противовоспалительный), бәвел кудыра һәм спазмнарны киметә, тынычландыра торган үзлеккә ия. Шулай ук авыртуны да баса. Йөткергәндә какырыкны да кубара ала. Төрле авырулар вакытында температураны да бик яхшы төшерә.

Юкә чәчәген коры килеш ябыгу өчен кулланалар. Юкә чәчәген кофетарткычта он рәвешенә килгәнче вакларга кирәк. Аны көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы кабарга, — дип язган Рушания ханым үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/22-06-2021/yuk-ch-ch-gen-kaychan-yyalar-5827545

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев