Югары Чыршылы кызы республика керәшеннәрен берләштерә
Гомерем буе яраткан хезмәтемдә булдым, бу ЗУР бәхет бит.
- Зәй шәһәрендә комсомолда эшләгәндә, дустым Венера Гаврилова "Дуслык байрагы" газетасына китте, мине дә үзе янына чакырды. Ул - хатлар бүлеге мөдире, мин корреспондент булып эшли башладык. Бер кабинетта утырып, матур итеп эшләдек. 1980 еллар иде бу. Соңыннан Венера Миңнулловна озак еллар "Зәй офыклары" газетасын җитәкләде, танылган журналист булып, шуннан лаеклы ялга китте. Ә мин, Чаллы шәһәренә күчеп, Ямаш Игәнәй (Ананий Малов) белән танышып, этножурналистикага кереп киттем. Чыгышы белән Ләкедән булган талантлы шагыйрь һәм публицист иде ул. Псевдонимы да - Игәнә елгасы белән бәйле. Ул мине башым-аягым белән керәшеннәр дөньясына алып кереп китте. Шуннан бирле шул дөньяда кайныйм. Югары Чыршылы мәктәбендә укыганда, "Яшь ленинчы" газетасына язган идем. Аннан миңа хат килде, почтальон Мәрфуга апа ул хатны мәктәпкә үк китереп бирде. Бик зур, тышына газетаның логотибы төшерелгән матур конверт иде ул. Эчендә - газета һәм фирменный бланкта җаваплы секретарь Саимә Ибраһимова имзасы белән хат. Мактаганнар, уңышлар теләгәннәр һәм тагын язарга кушканнар! Балачактан ук салынган оеткы булган инде ул. Оеп җитешүдә шушы кешелэрнең роле зур булды, дияр идем. Журналист булмасам, артистка булыр идем, чөнки, 8 классны бетерү белән, театр училищесына керз теләге белән, Алабугага киттем. Хәзер дә мәдәният өлкәсендә эшлим, белемем буенча да шул өлкә хезмәткәре мин. Гомерем буе яраткан хезмәтемдә булдым, бу ЗУР бәхет бит. Күп кеше яраткан шөгылен хобби итеп кенә куллана. Ә мин шуның белән яндым, яшәдем, иҗат иттем һәм бер дә үкенмим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев