Җыр яңгырый горурлыгы булып, батырлыгы булып халкымның
Бүген Сарманда иртәдән үк тантаналы бәйрәм рухы сизелде.
Район үзәгенең бәйрәм чаралары үтәчәк мәйданында сугыш еллары җырлары, шигырьләр яңгырады, Бөек Җиңү рухын чагылдырган дәртле биюләр башкарылды, солдат хатлары укылды. Аяз һәм зәңгәр күккә тынычлык билгесе булган алсу һәм зәңгәрсу шарлар очырылды. “Зәңгәр яулык” акциясе кысаларында сугыш елларының сагыну, сагыш һәм мәхәббәт төсе булган зәңгәр яулыклар таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев