САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йокларга яратасызмы ?

Галимнәр фикеренчә, аз йоклаган кешеләрдә май тукымалары күп була, ябыгырга тырышу да нәтиҗә бирми. Табиблар тәүлегенә 8 сәгать йокларга киңәш итәләр.

Йокы – организм өчен бик мөһим процесс. Сәламәт һәм нормаль йокы вакытында организмда көч туплар һәм күтәренке кәеф булдыру өчен кирәкле уникаль процесслар башкарыла.
Йокы организмны ял иттерә, иммунитетны ныгыта, йоклаганда, баш миеннән агулы матдәләр чыгарыла. Кешене йокыдан бүлү аның өчен зур сы
нау булып тора. Сәламәт кеше берничә тәүлек дәвамында йокламаса, аң эшчәнлеге начарая, хәлсезлек барлыкка килә, аның берничек тә җиңеп булмый торган йоклап китү теләге уяна, ул вакыт-вакыт йокы белән уяулык арасындагы халәткә керә. Кешенең бу физиологик үзенчәлеге бозылу сәламәтлек өчен куркыныч. Халыкта, төннең беренче яртысындагы йокы икенче яртысыннан күпкә файдалырак, дигән фикер киң таралган, ләкин бу фикерне катгый рәвештә исбатлаган фәнни тикшеренүләр юк. Ә менә җирле вакыт белән, 22.00 сәгатьтән 6.00гә кадәр 
йокы – иң яхшысы, дигән фикер галимнәр тарафыннан исбатланган.

Галимнәребез ачыклаганча, кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Соңгы елларда йокыга карата булган игътибар кимеде, шуңа Халыкара йокы медицинасы ассоциациясе белгечләре махсус көн булдыру тәкъдиме белән чыгалар. Шулай итеп, 2008 елдан Бөтендөнья йокы көнен билгеләп үтә башлыйлар. Ел саен әлеге дата үзгәрә. Быел ул 12 мартка туры килә. Ул сәламәт йокының кеше организмына уңай тәэсир итүен пропагандалауны, йокы графигын бозу оч
ракларын киметүне күздә тота, сәламәт яшәү рәвешен булдыруны өнди.

Сыйфатсыз йокыдан башка кешенең фикерләү, нәтиҗәле карарлар кабул итү сәләте югала. Гомүмән, кеше йокысыз яшәргә тиеш түгел һәм алмый да. Әмма хәзерге заманда кайвакыт нинди дә булса планны тормышка ашыру, башлаган эшне төгәлләр өчен, йокысыз төннәр дә уздырырга туры килә. Бу, әлбәттә, сәламәтлеккә тискәре йогынты ясый, тормышның сыйфаты югала. Компьютер артыңда, Интернетта утырып та, кеше йокысыз кала. Яшьләр арасында кичке клубларда, төрле төнге күңел ачу чараларында йөрүчеләр дә бар. Йокысызлык авыруы белән интегүчеләр дә шактый. Тәүлегенә 7 сәгатьтән ким йоклаган кешеләрдә йөрәк, кан тамырлары авырулары, хәтер бетү һәм игътибарлылык кимү очраклары ешрак күзәтелә икән. Йокламаган кеше тизрәк картая да. Һәрвакыт йокы туймау шикәр, гипертония авырулары китереп чыгара һәм эшкә сәләтлелекне киметә. Күбрәк эшлим, дип, сәламәтлеккә зыян килә, ирешелгән уңышларның да куанычы булмаска мөмкин. Йокы җитмәсә, кеше артык килограммнарыннан котыла алмый. Бик катгый диета тотса да, йокы җитмәгән кешенең артык авырлыгы кимеми.

Белгечләр йокларга алты сәгать кала, шоколад, артык борычлы ризыклар ашамаска, кәһвә һәм каты чәй эчмәскә киңәш итәләр.

Кешеләрне “ябалак”ларга һәм “тургай”ларга бүләләр. Беренчеләре соң йоклыйлар, төшке аш алдыннан гына торалар. Икенчеләре иртә яталар һәм иртә уяналар. Хәтта төрле вакытта йокларга һәм уянырга сәләтле “күгәрчен”нәр дә бар.

Йокы турында кызыклы мәгълүматлар:

 Атлар һәм сарыклар басып яки ятып йокларга мөмкиннәр, әмма басып йоклаганда, кыска йокы этабы аларда күзәтелми. 

Мәчеләр тәүлегенә 16 сәгатькә якын йоклыйлар.

 Китсыманнар (шул исәптән — дельфиннар да), кошлар һәм крокодиллар берьяклы (берьярымшарлы) йокы дип атала торган кызыклы сәләткә ия. Алар “яртылаш” йоклыйлар: аларның бер як ярымшарлары йокламый. Йоклаучы һәм йокламаучы ярымшарлар алышыналар. Диңгездә яшәүче хайваннарның бу сәләте аларга вакыт-вакыт су өстенә чыгып, сулыш алырга кирәклеге, ә кошларда һәм крокодилларда дошманнардан саклану зарурлыгы белән аңлатыла.  Жирафлар йокы вакытында тезләнәләр һәм озын муеннары белән аякларын урап алалар.

 Арысланнар аркага яталар, күселәр кырыйга ятып, койрыкларын башларына боралар. Төлкеләр дә шулай йоклыйлар. Ярканатлар башларын аска таба каратып, эленгәч кенә йоклап китәләр.

 Кошлар утырып та, басып та, очканда да һәм йөзәйөзә дә, йокларга мөмкиннәр. Күчмә кошларның кызыклы үзенчәлеге бар: алар озын күчешләр вакытында һәр 1015 минут саен төркем уртасына керәләр һәм салмак кына канатларын селкеп йоклыйлар. Кош бу вакытта калган төркем ясаган һава агымында “йөзеп” кенә бара. Аннары кошлар урыннары белән алмашалар.
 Кайбер умырткалылар гомумән йокламыйлар. 

Кешеләр һәм башка җир өсте имезүчеләре йокы вакытында тулаем тышкы дөньядан аерылалар. 

Йокыны өйрәнүче фән – “сомнология”, төшенчәләр “онейрология” дип атала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев