САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Җылы көннәр килү белән Татарстанда балалар тәрәзәдән егыла башлады

Беренче җылы көннәрдән үк Республика балалар клиник хастаханәсенә, тәрәзәдән егылу сәбәпле, өч бала китерелгән. Бәхеткә, алар җитди зыян күрмәгән. Бу хакта хастаханәнең хирургик ярдәм буенча баш табиб урынбасары Михаил Поспелов сөйләде, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.

Аның әйтүенчә, җылы көннәр башлану белән кешеләр өйләрендә тәрәзәләрне ешрак ача. Бу балалар белән фаҗигаләргә китерә. Кечкенә балалар тәрәзәләрдәге москит челтәренең аларның авырлыгын күтәрә алмаячагын аңламыйлар, аңа таяналар һәм тәрәзәдән егылалар. Быел балалар җитди зыян күрмәде, ләкин саклыкны югалтырга ярамый.

Табиб басым ясаганча, балаларның гомеренә әти-әниләре һәм яшәшәдәге кешеләр җаваплы.

Мондый очраклар гадәттә алты яшькә кадәрге балалар белән була. Кечкенә балалар булган өйдә аларның тәрәзә төбенә менеп йөрмәве турында кайгыртырга кирәк. Моның өчен диваннар, караватлар, өстәлләрне тәрәзә яныннан читкәрәк куерга киңәш ителә. Баланың үзе тәрәзәне ача алмасын өчен, махсус блокираторлар куярга кирәк – бу аның гомерен саклап калырга ярдәм итә.

Михаил Поспелов аңлатканча, зур биеклектән егылганнан соң балалар гадәттә авыр травмалар ала: баш мие, умыртка имгәнә, эчке әгъзалар өзелә. Кызганычка каршы, мондый җәрәхәтләрдән соң балаларның барысы да исән калмый. Исән калсалар да, гомер буе инвалид булып калу куркынычы бик югары.

Зур биеклектән егылган балалар авыр инвалид булып калырга мөмкин. Мондый пациентлар белән белгечләр эшли, ләкин алар да баланың инвалидлыгын булдырмаска һәрвакыт өлгерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев