САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырлар калды сагынып сөйләргә...

Бу җыр ул җитәкләгән "Йолдызлык" ансамбленә йөрүчеләрнең мөгаллимнәренә соңгы сәламе булып яңгырады. Балалар шулай итеп остазларына үзләренең кичерешләрен җиткерде: кемдер рәхмәтен, кемдер сагышын, кемдер күңелләрдә хасил булган бушлыкны тутырырга омтылды. Бүген хезмәттәшебезнең кызы Ләйлә, туганнары гына ятим калмады. Бүген Җәлилнең 2 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе дә ятим калды....

Бу җыр ул җитәкләгән "Йолдызлык" ансамбленә йөрүчеләрнең мөгаллимнәренә соңгы сәламе булып яңгырады. Балалар шулай итеп остазларына үзләренең кичерешләрен җиткерде: кемдер рәхмәтен, кемдер сагышын, кемдер күңелләрдә хасил булган бушлыкны тутырырга омтылды.
Бүген хезмәттәшебезнең кызы Ләйлә, туганнары гына ятим калмады. Бүген Җәлилнең 2 нче санлы урта гомумбелем бирү мәктәбе дә ятим калды. Флера Газимҗан кызы мәктәп бәйрәмнәренең моторы, аны җанландырып җибәрүче "двигателе" иде, дисәм дә, ялгыш булмас. Без инде аларның Флера әзерләгән җырлар белән бизәлгәненә шундый ияләшкән идек. Ә бит төрле яшьтәге бу балаларны сәнгать дөньясына тарту, төркемнәргә туплау, аларга чыгыш ясау өчен репертуар сайлау һәм, ниһаять, аларны җырларга, тамашачы күңелен яулап алырга өйрәтү күпме көч, сәләт һәм оештыру осталыгы таләп итүе турында кайсыбыз гына уйланды икән?!
Балалар белән генә түгел, укытучылар белән дә шулай эшләде ул. Бистәдә ел саен диярлек оештырыла торган смотр концертларында мәктәп коллективлары хорының беренче урынны яуламый калганы булмады. Без аның башкару өчен бөтен кешене канәгатьләндерә алган җыр сайлый белүенә бер соклансак, безне җиңел генә туплап, иҗатка тарта алуына кабат гаҗәпләнә идек. Җырның эчтәлеге белән яшәп, автор белән бер сулышта булырга өйрәтте ул.
Безне генә түгел... Балалардан башлаган сүзем өлкәннәргә таба күчә дә күчә. Үзешчән сәнгатьтә катнашкан күпме цех, күпме оешмага ярдәмен күрсәтте ул.
Ялгыз җырлаучылар, ансамбльләр, хорлар белән шөгыльләнде.
Күңел җылысын биреп эшләгән эше уңышны мул китерде. Балалар да, өлкәннәр дә төрле бәйгеләрдә җиңү яуладылар. Ә Флера Газимҗан кызы аларны тагы да зуррак үрләргә өндәде, яңа бәйгеләргә әзерләнде. Соңгы араларда ул "Йолдызлык-2013" бәйгесе хакында гына сөйләде, шунда чыгыш ясау турында хыялланды. Тик ул көннәрне күрү үзенә насыйп булмады... Хыяллар челпәрәмә килде, өзелде... Әнә быел мәктәбебезне тәмамлау алдында торучы егетләр һәм кызлар: "Ул бит безгә, бергәләп бик шәп чыгарылыш кичәсе эшлибез, дип әйткән иде", - диләр, ансамбленең кечкенә солистлары мәктәп холлына куелган рәсеме яныннан китми тора... Мәктәп ишегеннән керерсең дә: "Минекеләр, сез мондамы? Әйдәгез, тезелегез", - дип, җитез-җитез атлап, актлар залына таба үтәрсең, очраган кешегә ягымлы елмаерсың, берәр мәзәк әйтеп көлдерерсең кебек...
Син барыбызның күңеленә әнә шундый шат, һәрчак оптимист, тынгы белмәс иҗат кешесе булып кереп калдың, шундый булып сакланырсың. Тыныч йокла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев