Җыр-биюле, җиләкле, чәчәкле Питрау
Питрау - керәшеннәрнең җәйге бәйрәме. Ул дини бәйрәм генә түгел, авыл хуҗалыгы эшләре, календарь йолалар, борынгыдан килгән ышанулар белән нык үрелеп барган. Питрау көненнән соң кошлар сайрауларыннан туктый, күкеләр дә кычкырмый башлый, җәй көзгә таба авыша, печән өсте, урак өсте башланып китә. Тамара Подвалова, Ләке авылы: - Иртәгә Питрау, дигән...
Питрау - керәшеннәрнең җәйге бәйрәме. Ул дини бәйрәм генә түгел, авыл хуҗалыгы эшләре, календарь йолалар, борынгыдан килгән ышанулар белән нык үрелеп барган.
Питрау көненнән соң кошлар сайрауларыннан туктый, күкеләр дә кычкырмый башлый, җәй көзгә таба авыша, печән өсте, урак өсте башланып китә.
Тамара Подвалова, Ләке авылы:
- Иртәгә Питрау, дигән көнне кичтән үк өйләрне җыештырабыз, чистарынабыз. Бәйрәм көнне сугым суябыз, ашлар салабыз, кунакка йөрешәбез. Ә кичен авыл уртасындагы елга буена кичке уенга чыгабыз. Кызлар түгәрәк уен уйныйлар. Такмак әйтеп биегән кыз бик дәрәҗәле санала. Күрше-тирә авыллардан күпләп кунак егетләр, кунак кызлар киләләр, танышалар, бер-берсен табышалар иде. Питрау чын мәгънәсендә кавышу бәйрәме дә иде. Җыр-бию таң атканчы дәвам итә.
Питрауга бик тә яңгыр көтәбез. "Питрау яңгыры" дип атый идек аны. Ул бәрәңге өчен кирәк.
Клара Кузнецова, Ләке авылы:
- Питрау - Ләке бәйрәме ул. Әйтик, керәшеннәр элек Торойсынга (тройчын) - Багражга, Козьма-Демьян бәйрәменә - Кабан авылына, ә Питрауга Ләкегә килгәннәр. Без аны электән үк зурлап үткәрәбез. Элек ул өч көн бара иде. 12 июль көнне бәйрәмдә авылдагылар гына катнашса, икенче көнне, төенчекләрен күтәреп, тирә-күрше авыллардан кунаклар, егетләр, кызлар киләләр. Бик зур түгәрәк уен була торган иде. Ул заманда һәр егет - гармунчы. Ә көзен туйлар гөрли башлый. Питрауда танышкан яшьләр гомер буена матур яшәделәр. Без дә Питрауда кавыштык, 52 ел бик матур яшибез.
Питраудан соң Питрау кайтуы көне була иде. Ягъни ләкеләр бәйрәмгә Чыршылы, Пробуждение һәм башка авылларга баралар.
Элек Питрауны халык үзе оештырды. Хәзер аңа заманча төсмерләр өстәлде. Ләкин бу бәйрәм элеккечә үк кадерле. "Туган якның һавасын сулап, мәтрүшкәле чәйләрен эчеп сихәтләник", - дип, читтә яшәүче өлкән авылдашларыбыз да кайталар бәйрәмгә. Быел да бәйрәмгә Клара Булатованы көтәбез. "Кайтам", - дип, вәгъдә бирде.
Дилүзә Ильина, Ләке авылы:
Без Питрауга алдан әзерләнә башлыйбыз. Каен себеркесе, дару үләннәре җыеп, киптереп куябыз. Аларның Питраудан соң шифасы бетә, дигән ышану бар. Элек бәйрәмгә тәкә симертеп суйганнар, хәзер инде тавык белән генә чикләнәбез. Өй тирәләрен тәртипкә салабыз, буйыйбыз, кунаклар килүгә әзерләнәбез. Элек урамнарда гармун тавышлары чыңлап тора иде. Кызганычка каршы, хәзер инде бу күренеш мәйданда гына күзәтелә. Бу елны бәйрәмгә Самара, Алабуга шәһәрләреннән керәшен ансамбльләре һәм Виталий Агапов килүен көтәбез.
"Арулармысез!" - керәшен халкы бер-берсе белән әнә шулай сәламләшә. "Исәнмесез" сүзе күбрәк "Сез исәнме?" дигән мәгънәне белдерә кебек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев