САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яз нәүрүз белән килә

Халкыбызның иң күңелле, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, Нәүрүз бәйрәме. Әйдә, кояш, сип нурыңны, Кызганма бер дә. Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм - Нәүрүз бүген бездә. Нәүрүз килде, тиз килде, Нәүрүз килде, яз килде, Яз белән байлык килде, Яз белән шатлык килде! Нәүрүз яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бу -...

Халкыбызның иң күңелле, иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, һичшиксез, Нәүрүз бәйрәме.
Әйдә, кояш, сип нурыңны,
Кызганма бер дә.
Зур бәйрәм, күңелле
бәйрәм -
Нәүрүз бүген бездә.
Нәүрүз килде, тиз килде,
Нәүрүз килде, яз килде,
Яз белән байлык килде,
Яз белән шатлык килде!
Нәүрүз яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Бу - табигатьтә чын-чынлап яз башланган көн.
23 нче март көнне без дә мәктәп укучылары белән "Карга боткасы" бәйрәме үткәрдек. Бәйрәмне мәктәбебез директоры Фаяз Мисбахович ачып җибәрде. Ул Нәүрүз бәйрәме, аны үткәрү йолалары турында аңлатты, укучыларны, укытучылар коллективын бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Ботка пешкәнче, укучылар җыр-биюләр белән күңел ачтылар, татар халкының "Чума үрдәк, чума каз", "Чәчәкләр бәйләме", "Түбәтәй салышлы" һәм башка милли уеннарын уйнадылар. Әлеге уеннарда укучылар бик теләп катнаштылар. Ботка пешеп чыккач, барыбыз да казан янына җыелдык, тәмләп ботка ашадык. Бәйрәм укучыларга бик ошады, һәммәсе күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.
Нәүрүз бәйрәме мөбәрак
булсын,
Яз саен кабатланып
торсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X