САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Яз көне аллергиядән ничек сакланырга?

Яз көне кайбер кешеләрдә поллиноз яки сезонлы аллергия барлыкка килә. Аллергиядән саклану юллары турында «Прайм» агентлыгына аллерголог-иммунолог Наталья Гарскова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Әлеге аллергия вакытында борын тыгылу, төчкерү, күз кычыту симптомнары барлыкка килә, диде табиб.

Табиб үзеңне үзең дәваларга ярамаганлыгын, ә аллергологка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртте.

«Кайчагында пациентлар аллергияне салкын тию белән бутыйлар һәм үзлектән дәвалана башлыйлар. Бу дөрес түгел, куркыныч. Чөнки бу авыру астмага әйләнергә мөмкин», — диде табиб.

Шулай ук аллергияле кешеләргә яз көне махсус диета сакларга, аллергеннар белән контактны киметергә, шулай ук табиб кушкан препаратларны эчәргә кирәк, диде Гарскова.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/yaz-kone-allergiyadan-nicek-saklanyrga-5852634

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев