САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабан туе һәркемнең күңеленә хуш килде

11 июньдә Кырык Чишмә буенда Яхшыбай һәм Анак авыллары Сабан туе оештырылды.

 Халыкны бәйрәм белән Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов һәм Яхшыбай авыл клубы мөдире Әлфия Сираева котладылар, алдынгыларны бүләкләделәр. Авылның Габдуллиннар крестьян-фермерлык хуҗалыгы Сабантуйга кыйммәтле бүләкләр, көрәш буенча абсолют батырга – тәкә әзерләгән иде. 
Бәйрәмдә төрле уеннар оештырылды, шул исәптән, Яхшыбай авылы өчен традиционга әверелгән себеркеле футбол да. Балалар һәм зурлар аркан тартыштылар, капчык сугышында катнаштылар, кул көрәштерделәр, җырладылар, биеделәр, нарат күркәсе арасыннан йомырка эзләделәр. Яхшыбай һәм Анак авылларының абсолют батыры булып исә Дүсем авылы егете Ильмир Зәкиев танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев