САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа Имәндә Фәррәхетдиновлар гаиләсе 55 ел бергә гомер кичерүләрен бәйрәм итте

Яңа Имән авылында яшәүче Нурдидә апа һәм Мөнәвир абый Фәррәхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә 55 ел булды. Шушы уңайдан авыл мәдәният йортында матур тантана үткәрелде. Нурдидә апа белән Мөнәвир абый, чыннан да, бәхетле пар. Бергәләп биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә аларның һәркайсының үз гаиләсе бар. Балаларның өчесе - туган авылларында,...

Яңа Имән авылында яшәүче Нурдидә апа һәм Мөнәвир абый Фәррәхетдиновларның бергә гомер кичерүләренә 55 ел булды. Шушы уңайдан авыл мәдәният йортында матур тантана үткәрелде.

Нурдидә апа белән Мөнәвир абый, чыннан да, бәхетле пар. Бергәләп биш бала тәрбияләп үстерделәр. Бүгенге көндә аларның һәркайсының үз гаиләсе бар. Балаларның өчесе - туган авылларында, берсе - Чаллыда, берсе Сарайлы авылында яши. Алар - авыл халкы тарафыннан хөрмәт ителүче эшчән гаиләләр.

Нурдидә апа белән Мөнәвир абый бәхетле тигез яшәүләренең серен бер-берсен саклап, кирәк булганда, сабыр булып яшәүдә күрәләр.

Авыл җирлеге вәкилләре, ветераннар советы, авылдашлары, дуслары, туганнары аларга иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Гөлүсә Маликова, авыл ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев