Хат ташучы булу ир-егетләргә дә бик килешә
Сарманда яшәүче Әмир Шәрипов Яңа Әхмәт һәм Сарман авыллары халкына почта элемтәсе хезмәте күрсәтә.
Аның карамагына район үзәгенең Гагарин, Төзүчеләр, Сельхозтехника, Яруллин, Исхакый, өлешчә Ленин, Җәлил, Куйбышев, Гафиятуллин урамнарында, яңа микрорайон территориясендә яшәүчеләр керә. “Бу чаклыга ничек өлгерәсез?” – диюемә: “Иртәнге биштә чыгам”, - дип җавап бирде ул. Әмир Мөхтәр улы безнең матбугат үзәгенә дә хат-хәбәрләр, гәҗит-журналлар китерә.
- Әлеге хезмәт миңа кечкенәдән бик якын булды. Әнием Зөбәрҗәт почта бүлекчәсен җитәкләде. Мин укырга кергән елларда ул шунда эшли иде. Яңа Имәндә бүлекчә ябылгач, Күтәмәлегә эшкә төште. Без аңа һәрвакыт ярдәм итә идек. Хат ташучы Нәкыя апа отпускага киткәч, әни өлгермәгәндә, гәҗит-журналларны тарату безгә дә эләккәләде. Ул вакытта һәр йортта диярлек күпләп язылалар. Сумка тулы, һәм, дөресен әйткәндә, почта тартмаларына гәҗит-журналлар сыймый иде. Безгә, йорттан йортка кереп, газеталар тарату бик кызыклы һәм күңелле тоелды. Элек почта бүлекчәләре саклык банкы ролен дә үтәделәр. Әни белән әтигә шул акчаларны санарга, процент чыгарырга да ярдәм итә идек, - дип искә ала ул балачакларын.
Хәер, нәсел дәвамчысы элемтә өлкәсендә инженер булып эшләгән абыйсы Хәмит, электромонтер булган абыйсы Хәмзә, җизнәсе Фирүзнең эшләрен дә лаеклы дәвам итә.
Бу турыда тулырак язманы район газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев