Халыклар бердәмлеге көне Сарманда да бердәмлекне чагылдыра
Кичә район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан зур концерт күрсәтелде.
Анда районыбызның сәнгать осталары, авыл мәдәният йортлары каршында эшләп килүче вокаль һәм фольклор ансамбльләр катнаштылар. Нөркәйдән “Нөркәем”, Мортамактан “Чишмә”, Ләкедән “Игәнә” һәм “Айбагыр” керәшен фольклор, Александровкадан “Рябинушка”, Петровский Заводтан “Наз”, Иске Минзәләбаштан “Сүнмәс дәрт”, Яңа Әхмәттән “Сәяр”, Азалактан “Зөбәрҗәт”, Иске Кәшердән “Хәзинә” ансамбльләре һәм башкаларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр. Аларның чыгышларында районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең – татар, рус, керәшен һәм башкаларның үзара дуслыгы чагылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев