САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык җыр-биюләр, спорт ярышларын гына түгел, ретромашиналарны да үз итте

Соңыннан бәйрәм парк мәйданына күчте.

Сәхнәдә районыбыз сәнгать осталары бер-берсен алыштырып кына торды. Җырлар биюләр белән аралаштырылды, аларга бәйрәм халкы да кушылды. Парк мәйданының да төрле почмакларыннан җыр һәм гармун тавышлары яңгырап торды. Ял итүчеләр районыбызның сәләтле балалары ясаган рәсем күргәзмәсе белән дә таныша алдылар. Ә китапханә хезмәткәрләре сарманлылар өчен кадерле һәм истәлекле бүләк әзерләгәннәр – бүләккә “Алар илгә Җиңү алып кайтты” китабын алып чыкканнар. Җитезрәк, өлгеррәкләр исә спорт ярышларында көчләрен сынадылар. Ретромашиналар яныннан да халык өзелмәде, фотога төшүчеләр күп булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев