Реклама
Җәмгыять
Вәзирә Хисмәтуллина Сарман яклары чишмәләренә соклана
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым Туган җир. Туган авыл. Нинди тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да байый, тулылана. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, туган авылын сагынмаган кеше юктыр ул. Туган җиргә мәхәббәт һәр кешенең күңел түрендә, йөрәгендә яши. Туып-үскән...
Туган авылым урамын кабат-кабат урадым
Туган җир. Туган авыл. Нинди тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм, вакытлар үтү белән, тагын да байый, тулылана. Кайда гына яшәсәк тә, нинди генә дәрәҗәләргә ирешсәк тә, туган авылын сагынмаган кеше юктыр ул.
Туган җиргә мәхәббәт һәр кешенең күңел түрендә, йөрәгендә яши. Туып-үскән авылдан читкә китеп яшәсәк тә, без шул авыл баласы булып калабыз. Эзләребез калган авыл туфрагы безне барыбер шунда тартып кайтара. Балачакта уйнап үскән болыннарны, җиләк җыйган урманнарны күрү үзе бер күңел рәхәтлеге түгелмени?! Туган җир белән халык ана, ата кебек бөек исемнәрне бәйләп атый.
Безнең аңыбыздагы һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап, Ватан образын күзалларга ярдәм итә. Туган якны өйрәнү халыкның гасырлардан килгән традицияләрен, аның зур һәм матур эшләрен аңларга булыша.
Минем туган авылым - Татарстанда иң гүзәл төбәкләрнең берсе булган Сарман авылы. Гүзәл, матур, бай табигатьле минем туган авылым. Горурлыгым, шатлыгым булган туган җирем җырларга кушып җырлана. Күңелемне хисләр ташкыны биләп ала... Авылыма кайтып, аның урамнары буйлап әкрен генә атлап китәм. Әнә Газизә апаның өе, һаман да шул, матурлыгын җуймаган сары капкалы йорт. Ә Мөҗәрәт абзыйның малае, авылда төпләнеп, атасы нигезендә нинди матур йорт җиткезеп куйган! Сокланып карыйм мин андый авылдашларыма. Җиңел тормыш эзләп калага китмичә, ата-ана нигезен саклап калган авылдашларыма рәхмәт әйтәсем килә. Авылның бүгенгесе дә, киләчәге дә алар кулында бит.
Хисләр ташкынына бирелеп, авыл башындагы зиратка килеп җиткәнемне сизми дә калганмын. Монда минем әтием, әнием, әби-бабайларым җирләнгән. Алар белән, кайткан саен, исәнләшеп, күңелемне бушатам. Янәшәмдә булмасалар да, күңелемдә бит алар. Рәхмәт авылдашларыма, зиратларны карап, җыештырып кына торалар, монда тәртип, чисталык хөкем сөрә.
Әтиемнең авылым тарихын сөйләгәннәре искә төшә. Сарман атамасы, аның килеп чыгышы, тамырлары чал тарих тирәнлегенә барып тоташа. Авылдашларым Сарманны Сарман бабай нигезләгән дип исәплиләр. Анда типтәрләр һәм татарлар гомер иткән. Авылда мәчет, мәдрәсә һәм ике су тегермәне эшләгән...
Сарман ягы, туган авылым турында сүз кузгалганда, беренче булып аның җырларда җырланучы гүзәл табигате, сандугачлардан калышмаучы җырчылары күз алдына килә. Шагыйрьләребез, язучыларыбыз иҗатында да тирә-юнь гүзәллеген ачучы әсәрләр зур урын алып тора. Табигать темасы әдәбиятта мәңгелек тема, туган як, Ватан төшенчәләре белән бербөтен, аерылгысыз бит. Табигать без - балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән: сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Табигать Анабыз Сарман якларын дәрьялар белән бизәмәсә дә, татлы сулы чишмәләребез бихисап. Юлым чишмәләргә барып тоташа. Таң калып, аларның матурлыгына сокланып басып торам. Һәр чишмәне бизәүдә табигый материалларга өстенлек бирелгән. Иң әһәмиятлесе: бер генә агач та кирәксезгә киселмәгән, аларны җайлап кына гомуми бизәлешкә кертеп җибәргәннәр. Челтерәп аккан чишмәләрнең суларын зур суга алып чыгучы ярлары да таш белән түшәлгән, осталык белән күперчекләр салынган, читәне дә үрелгән, коймасы да тотылган, һәр чишмә янында ял итү өчен менә дигән өстәле, урындыгы, учак ягу урыннары хәстәрләнгән. Бу матур манзарага таң калдым мин. Күңелемдә хисләр ташкыны, авылым белән горурлану тойгылары туа.
Туган авылым турында язасы сүзләрем, күңелемдә туган фикерләр дә бихисап. Тик шуны әйтәсем килә: туган җир табигате, туган авыл турында кайгырту - үз балаларыбызның һәм оныкларыбызның киләчәге турында кайгырту ул. Шуңа күрә кешенең кул хезмәте белән тудырылган бу хозурлыкны саклау өчен барыбыз да тырышсак, чишмә тирәләрен чистарту өмәләрендә катнашсак иде. Әйләнә-тирә табигатькә сак мөнәсәбәт безнең яшәү рәвешенә әйләнсен. Гомумән, туган авылларыбызны читтән генә сагынмыйк, ешрак кайтыйк.
Вәзирә Хисмәтуллина. Түбән Кама шәһәре.
Кара-каршы чишмә (төп фотода да аның фотосы)
Бүзат чишмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев