САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

“ВИЧ – үлемгә карар түгел, аның белән 100 яшькә кадәр дә яшәргә мөмкин”, - дип исәпли авыру райондашыбыз

Бүгенге әңгәмәбез ВИЧ авырулы хатын-кыз белән аның тормыш рәвеше хакында булыр.

- Минем белән сөйләшергә ризалык биргәнегез өчен рәхмәт Сезгә. Үзегезнең ВИЧ диагнозлы булуыгыз турында ничек белдегез һәм нинди хисләр кичердегез?
- Миңа 2005 елда ВИЧ инфекциясе диагнозы куйдылар. Кызганычка каршы, мин аңа әзер идем, шуңа күрә бик борчылмаска тырыштым. Язмыштан узмыш юк, диләр бит. Килешергә туры килде.
- Авыру Сезнең тормышыгызга нинди йогынты ясады? Яшәү рәвешегезгә нинди үзгәрешләр кертергә туры килде?
- Әлеге диагнозга карап кына, әлбәттә, минем тормышым үзгәрмәде. Аңа кадәр ничек яшәгән булсам, хәзер дә шул рәвешле гомер итәм. Мин аны ничек бар, шулай кабул иттем. Үземне кулда тотарга тырышам, хис-тойгыларымны контрольлим.
- Дәвалау үтәсездер бит?
- Әйе, ВИЧ белән яшәүче кешеләр өчен ретровируска каршы терапия кулланыла. Ул вирусның үрчүен контрольдә тотарга һәм иммун системасын сакларга ярдәм итә. Бу терапияне вакытында башлау һәм даими рәвештә дәвам итү безнең кебек ВИЧ белән яшәүче кешеләрнең сәламәтлеген һәм яшәү сыйфатын яхшырта.
- Авыру икәнегезне гаиләгез, якыннарыгыз ничек кабул иттеләр?
- Минем гаиләм, ирем бар. Без аның белән 15 елдан артык бергә гомер итәбез, уртак балалар тәрбиялибез. Аллаһка шөкер, алар сәламәт. Кияүгә чыкканда ук, иремә авыруым хакында әйттем, яшермәдем. Ул миңе аңлый, ярдәм итәргә, терәк булырга тырыша. Туганнарым да миннән читләшмәделәр, һәрвакыт ярдәм итеп торалар.
- Үзендә ВИЧ барлыгы ачыкланган кешеләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
- Иң беренче чиратта, төшенкелеккә бирелмәскә, аны дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Безнең сәламәтлек хис-тойгыларга да бәйле. Авыру – үлемгә карар түгел, аның белән 100 яшькә кадәр дә яшәргә мөмкин. Иң мөһиме, вакытында һәм дөрес дәвалану курсы алырга, тестлар узарга кирәк.
- Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
- Иң мөһиме, балаларны үстереп, кеше итәргә кирәк. Онык-оныкчыклар күрергә язсын, дип телим. Киләчәктә дә яшәү теләгем көчле, алдагы көннәргә якты өметләр баглыйм. Мин хәзер үз сәламәтлегемә күбрәк игътибар итәм, актив тормыш алып барам. ВИЧ диагнозы мине көчле итте.
- ВИЧ инфекциясе турында мәгълүмат җитәрлек дип уйлыйсызмы? Аны булдырмый да калып булгандыр бит?
- Әйе, хәзер төрле чыганаклардан, шул исәптән Интернеттан да үзеңә кирәкле барлык мәгълүматны алырга, кызыксындырган сорауларга җавап табарга мөмкин. Табиблар да аңлатып, өйрәтеп торалар. Очраклы җенси мөнәсәбәтләргә җитди карарга, саклану чаралары күрергә киңәш итәр идем. Һәркемнең сәламәтлеге – үз кулында.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, сәламәт булыгыз.

Фото:https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев