Ветеран-волонтерлар Тукай эзләре буенча сәяхәт кылдылар
Бөек шагыйрьнең истәлекләрен саклаучы як күңелдә җылы тәэсирләр калдырды.
Без, бер төркем Җәлил бистәсендә гомер итүче ветеран-волонтерлар, күптәнге хыялыбызны чынга ашырып, яраткан шагыйребезне биргән Арча якларына аяк бастык. Сәяхәтебез Тукай эзләре буйлап иде. Аның гыйбрәтле язмышы белән танышып, балачагы үткән изге урыннарда йөрдек. Тукай — ул татар халкына Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән пәйгамбәр кебек. Ул — татар шигъриятенең сүнмәс кояшы, җиргә безнең күңелләребезне яктыртыр өчен килгән шәхес. Тукай — татар халкының иң сөекле шагыйре. Аның ана теле турындагы тәэсирле сүзләре бүген дә гимн булып яңгырыйлар. Шагыйрьнең ватанпәрвәрлеге һәм туган җиргә булган мәхәббәте чиксез. Аның әйтеп калдырган һәр сүзе, ташка язып калдыруга тиң акыллы фикерләре бүгенге көн вәзгыятенә дә туры киләләр.
“Һич бетәрме тарихи бу бергәлек?
Без туган, бер җепкә бергә теркәлеп...”, - дип язган ул рус, татар һәм илебезнең башка халыклары арасындагы дуслык хакында.
“Без, руслар һәм татарлар, һәрвакыттагы кеби, тату гына, честный гына алыш-биреш итеп тора алабыз... Бик яхшы бит!.. Дуслыкта берлек, тигезлек, тиңлек кирәклеген, әйтмәсәм дә, беләсез инде”, дигән сүзләре белән, туры Тукай бүгенге көндә рус һәм илебездә яшәүче башка милләт халыклары белән тигез һәм намуслы алыш-биреш итүебезгә ишарә ясамаганмыни?!
Тукай үз милләтенең бөеклегенә, аның якты киләчәгенә ышанган, аны белем алырга өндәгән: “Дөрестен әйткәндә, халык — зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл — вакытлы гына килгән бер авыру кеби...”, дип әйтүе пәйгамбәрлеккә тиң түгелмени? Шулай ук туры юлны да ул күрсәткән. Әнә бит: “Милләт укымышлы, булдыклы кешеләргә һәм халык файдасына һәртөрле үзенең шәхси мәнфәгатеннән вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ”, - дип язган ул.
Габдулла Тукай кечкенә балаларга һәм яшьләргә ышанган. Аларны белемгә, әдәпле һәм тәрбияле булырга өндәгән: “Укымак — дөрестнең ялганны, яктының караңгыны, турының кәкрене, сафлыкның бозыклыкны җиңүләренә иң үткен, иң кирәкле коралыдыр. Укымак — фикерләрне җирдән күккә җибәрмәк. Укымак — үз яныңда була торган нәрсәләрдән бигрәк, фикерләрне булачакларга сузмак”, - дигән ул.
Габдулла Тукай үзенең әкиятләре белән дә оста итеп балалар күңеленә юл таба алган. Шүрәлеләре, Су аналары, Былтырлары аша балаларны белемгә өндәгән.
“Һич сине куркытмасыннар Шүрәле, җен һәм убыр.
Барчасы юк сүз — аларның булганы юктыр гомер...
Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”, - диеп, юатып та куйган.
“Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки, фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була... Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр”, - дигән сүзләре белән фикерләрнең бөеклеген күрсәтә. Ятимлектә үткән балачагына рәнҗемичә, үзенә гомер биргән әти-әнисенә рәхмәтен дә әйтеп калдыра ул.
“Татар яшьләре... Аналары тәрбиясе алар өстенә фарыздыр... Аналарын карасыннар, тәрбия итсеннәр, чөнки оҗмах аналар аяк астында табыла. Без шушы олуг мәмләкәтебезнең сакчысы һәм гражданы булырга тиешмез”, - ди ул.
“Эшем һәм ниятем изге иде, ләкин максудыма җиттеме — анысы минем эш түгел... Актык сүз буларак шуны әйтәм... Татарларның бөеклеге, даны сигез кат күкләргә китсен; мәңге, һәрвакыт бу милләтне Ходаем бәхетле итсен!.. Алла ни бирер... Мин догада... Яшәсен милләт”, - дип, үз халкына мәхәббәтен белдерә ул.
Без Кырлайда татар халкының бөек улының язмышы белән таныштык. Аның эзләре буйлап, күңелебез белән, Уральскта, Оренбур далаларында, Петербург кунакханәләрендә, Казанның Клячин больницасында булдык. Ә Сәгъди абый йортындагы экспонатлар, тулаем алганда, аның балачагын күз алдына китерергә ярдәм иттеләр. Шунда ук татар халкының уңган, тырыш һәм булдыклы байларының тормышы һәм фаҗигасе белән дә таныштык. Шушы мемориаль йорт, андагы Су анасы, Шүрәле һәм Былтыр белән фотоларга төшеп, кайткач, оныкларыбыз һәм балаларыбызга да сөйләдек. Чынлыкта исә, халкыбызның бөеклегенә тагын бер кат сокланып, үзебезнең татар милләтеннән булуыбыз белән горурланып кайттык. Тукайның иҗаты халык күңелендә яши, яшәгән һәм яшәячәк. Ул — мәңгелек!
Сәяхәтебезне оештырган район башлыгы Фәрит Хөснуллинга, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисовка рәхмәтебез чиксез.
Әнисә Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев