Ветеран укытучы Клара Вәлишина әтисе хакындагы истәлекләрне кадерләп саклый
Нәрсә ул бәхет? Кем бәхетле? Бу сорауларга бер төгәл генә җавап юктыр, мөгаен. Балалар язучысы Аркадий Гайдар да: “Что такое счастье: каждый понимал по-своему”, — дип яза.
Бәхет ул, минемчә, Хак Тәгалә адәменә бүләк иткән язмыштыр. Син бәхетле шул чакта: көткән якын кешең исән-имин кайтып керсә.
... Хәтер дәфтәрем, әй, калын. Аның беренче битендә, билгеле, әтием Фәсәхетдин улы Нурмөхәммәт һәм әнием Шәфигулла кызы Минсара белән бәйлеләре урнашкан. Әтием 1941 елның октябрендә фронтка алына. Ул мине, 5 көнлек кызын, кулына алып: “Шушы сабый балам бәхетенә генә булса да, исән-имин кайтсам иде. Көтегез, дошманны җиңеп кайтырбыз”, — дип саубуллашкан.
27 яшьлек әнием 3 бала белән ялгызы кала. Ульяновск шәһәрендә лейтенантлар курсында әзерлек үткәч, әтием Мәскәү өчен дошман белән хәлиткеч бәрелешләрдә штаб элемтәчесе булып катнаша. Шунда бик каты яралана. Әтиемнән хат көткән атналарга, айларга тиң көннәр бер-бер артлы уза тора. Тик 1942 елның январь аенда хат ташучы: “Ваш муж лейтенант Сабиров Н.Ф. геройски погиб, похоронен в братской могиле г. Борисоглебска”, — дигән кара мөһерлесен тапшыра.
Сугыш китергән авырлыкларны, балалары язмышлары өчен җавапчылыкны үз җилкәләренә алган көчле рухлы аналар каршында баш ияргә генә кала. Әнием сынатмый, аталары дәвамы булган балаларыма мин кирәк, дип, тормышка ябыша, күз яшьләрен күрсәтми, күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша. Аның уң кулы — бер эштән дә курыкмас 8 яшьлек Дамир улы бар. Хәйран калырлык, сабыр, түземле булган ул. Өметен өзми, барыбер әтиемне көткән.
Сабыр иткән морадына ирешкән, дигәннәр бит. Май аеның кояшлы бер көнендә әтиемнең өчпочмаклы солдат хаты килеп төшә. Эш шунда була. Мәскәүдән ерак түгел Борисоглебск шәһәренә якын кыр госпиталендә әтиемә беренче ярдәм күрсәтәләр. Дошман госпитальгә якынлашып, бомбага тота башлагач, яралыларны Мәскәүгә алып китәргә җитешәләр. Әмма кием-салымнары белән бергә документлары да шунда кала. Ул җирләрне азат иткәч, документлар буенча, яралы сугышчыларны һәлак булучылар исемлегенә кертәләр. Башкала госпитальләренең берсендә, операция артыннан операцияләр ясап, әтиемнең тәненнән снаряд кыйпылчыкларын чүплиләр. Ә берсе — борчак чаклысы гына йөрәк янында сыенып кала. Аякка басканнан соң, Мәскәүдән алып Днепр елгасы ярына кадәр авылларны, шәһәрләрне азат итеп барган озын, авыр фронт юллары аша үтә ул.
Батыр, кыю йөрәкле почтальоннар ике арада хатлар йөртәләр. Кыска гына ялга, привалга тукталгач, мылтык түтәсенә, котелок төбенә куеп, кайчак ай яктысында язылган солдат хатлары күпме күңел җылысы, якты өмет белән сугарылганнар бит. Тылда армый-талмый фронт өчен хезмәт куючылар, сугыш бетәр, якыннары исән-имин кайтырлар, дип көтеп, авырлыкларга теш кысып түзгәннәр. Алар язган хатлар да сугышчыларга көч, дәрт-дәрман биреп, рухларын күтәргәннәр, Бөек Җиңүгә өлешләрен керткәннәр бит.
Япониягә каршы сугыш игълан ителгәч, әтиемне, артиллерия расчеты командиры буларак, Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр. Анда киткәнче, берничә көнлек ял биргәннәр. Шунда кайтып, мине күреп киткән әтием. Аның Бөек Җиңү белән кайткан көннәрен дә яхшы хәтерлим мин.
Илебез бәйсезлеге өчен барган яу кырында ятып калганнар алдында без, исәннәр, бурычлылар, дип, кайту белән, җиң сызганып, эшкә керешә әтием. Туган авылыбызда башлангыч мәктәпне торгыза ул. Бу хакта “Сарман” газетасында минем язмам чыкты инде. Әтием минем дә беренче укытучым булды, мин — аның һөнәре дәвамчысы.
Кышларын укытса, җәй көннәрендә колхозыбызда эш тапты ул. Мәктәп, колхоз, партия оешмалары секретаре вазыйфаларын башкарды. Сугыш вакытында хәлсезләнгән хуҗалыкны аякка бастыруга да үзеннән зур өлеш кертте. Укучылар, ата-аналары, халык арасында агарту эшләрен җәелдерде.
Аллаһка шөкер, без әтиле гаиләдә үстек. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Әниебез белән бергә горурланырлык, тыныч тормыш сагына басарга сәләтле биш ул тәрбияләп үстерделәр. Дамир абыем белән энем Наил — Германиядә, Марат белән Ринат энеләрем Ерак Көнчыгыш чигендә хезмәт иттеләр. Равилебез Идел буе сагында булды. Алардан бары тик яхшы, сөенечле хат-хәбәрләр генә килеп торды. Хәрби әзерлек отличниклары тәрбияләп үстергән әти белән әни часть командирларыннан Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре алдылар.
Лаеклы ялга чыккач та, бернигә карамастан, тулы канлы тормыш белән яшәде әткәй. Халык арасында булды, һаман да җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтте. Җиде төрле һөнәр иясе, дияргә була иде аны. Бигрәк тә бакчачылык белән шөгыльләнде. Безнең якларда олысы-кечесе җәен велосипедта йөри, чөнки авыл зур. Кибетләр, базар ерак. Әтием дә 75 яшендә дә, велосипедка утырып, кирәк җиренә җилдерә иде. Әйтерсең лә, йөрәк янында бернинди дә снаряд ярчыгы бөтенләй юк, һәм үлем дә бик озакка чигенгән. Әйе, китәргә җыенмаган икән шул. Чираттагы олы бәйрәм — Совет Армиясе көнен үткәрергә әзерләнеп йөргәндә, йоклаган җиреннән, шул снаряд кыйпылчыгы арабыздан алып китте дә аны.
Әтиемнең вафатына 40 ел булды. Без — балалары, онык-оныкчыклары аның рухына тап төшермәскә тырышабыз. Тормыштан тәм табып, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәткәне өчен, без аңа мең рәхмәтле. Намуслы, чиста күңелле, изге кеше итеп, дога белән искә алабыз үзен. Аның кабере — туган авылында, якыннары янәшәсендә. Сугыш һәм хезмәт ветераны каберенә чәчәкләр салалар.
Кызганыч, әтиемнең фронттан язган хатлары сакланмаган. Бары тик, сугышта күрсәткән батырлыклары өчен, 80 ел элек 1945 елда командиры полковник Реутов әтиемә тапшырган И.В.Сталинның Рәхмәт хатын аның истәлеге итеп саклыйм. Гадәттәгечә, сугыш турында документаль телевидение фильмнарын игътибар белән карыйм: әтиемнең яшь чагын күрмәмме, дим. Ул: “Хәрби бәрелешләр вакытында берничә тапкыр кинооператорлар төшереп киттеләр”, — дип сөйләгән иде. Мәскәүдә оныгы Рафаэль “Үлемсез полк” парадына бабасының портретын тотып чыкты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев