САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ветеран тәрбияче Нәзирә Ильясова эшне иртә яздан башлый

-

Ветеран тәрбияче Нәзирә Ильясова да бакча эшләрен башлап җибәргән.

– Бакчада эшне иртә яздан башладык. Агачларны агуладык, чүпләрен җыйдык. Сарымсаклар матур булып тишелгәннәр. Хәзер түтәлләрнең бераз җилләгәнен көтәбез. Тәрәзә төбенә помидорлар утырттым. Бер чиләккә 3-4 төп кыяр орлыгы чәчтем. Ел да шулай итәм, аннан теплицага күчерәбез. Гадәттә, апрельнең 18ләрендә башкарыла бу эш. Түтәлләрне янган тирес кушып әзерлибез. Кыяр теплицада үсә, помидорларны бераздан тышка күчереп утыртабыз. Тәпәннәргә, ванналарга алдан кар тутырып куябыз, үсемлекләргә шул эрегән суны сибәбез. Яңгыр сулары да бик файдалы. Чәчәкләрне алдан өйдә утыртмыйм, теплица эчендә чүлмәкләргә чәчәм. Алар шулай да өлгерәләр. Аларга да кар, яңгыр сулары сибәм. Лалә, нәркисләр тишелеп чыктылар. Ел да бакчага суган, кишер, чөгендер чәчәбез, карбыз, кавын, бәрәңге утыртабыз. Җиләкләр арасына бәрхет гөлләре чәчәм, шулай иткәч, бик матур була. Сальвия, мирабилис, гацания, петуния үстерәм, гадәттә, яраннар утыртам. Күпьеллыклардан хоста, кыңгырау чәчәк, пионнарым бар. Катарантус чәчтем, былтыр да үстергән идем. Кашкарыйлар, тырнак гөле яратам, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев