САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Вейпка ияләшү куркынычы район яшьләренә дә яный

Саннардан күренгәнчә, балигъ булмаган яшүсмерләрнең якынча 40 проценты, моңа кадәр гадәти сигарет кулланмаган булсалар да, вейп, ягъни электрон сигаретлар тарта башлыйлар.

Белгечләр әйтүенчә, вейпинг яшьләр арасында һаман популярлаша бара. Югыйсә, мәгълүматлардан күренгәнчә, соңгы 20 елда тәмәке тарту алар арасында даими рәвештә кими барган иде. Сигарет һәм вейп кулланучылар вейпингны, тарту түгел, чия, бөтнек, шоколад исләре кушылган пар болытлары сулап чыгару, диләр. Янәсе, аның исе күңел кайтаргыч тәмәке төтене исенә һич кенә дә охшамаган.

Яшьләр тарту өчен кулланыла торган гаджетларны традицион тәмәкенең куркынычсыз алмашчысына тиңлиләр, һәм бу аларның популярлыгын тагы да арттыра. Чыннан да, электрон сигаретлар гадәтиләреннән яхшыракмы? Ул гадәти тәмәкенең куркынычсыз алмашчысы була аламы? Бу сорауларга җавап табарга район балалар табибы Люция Алиуллина ярдәм итә.

Аның чыгышы белән район газетасының 15 ноябрь саныннан таныша аласыз.

Рәсем – ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев