Вәсимә апа 82 яшен яшьләрчә каршылый
Районыбызның күренекле шәхесе — шагыйрә, РСФСРның атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Хәниф Хәйруллин исемендәге премия лауреаты Вәсимә Хәйруллинага 28 октябрьдә 82 яшь тула.
Балалар өчен дә күп шигырьләр язган авторның күңеле - һаман да яшь. Аңа 82 түгел, әйтерсең, әле 28 яшь кенә тулгандыр кебек тоела. Вәсимә апаның тормыштан зарланганын, нәрсәгә дә булса уфтанганын беркемнең дә ишеткәне юктыр, мөгаен. Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, ул — укучылары өчен хөрмәтле укытучы, хезмәттәшләре өчен — яхшы остаз, авылдашлары өчен — төпле киңәшче, аны белгәннәр өчен — зирәк акыл иясе.
Вәсимә Лотфулла кызы 1943 елда Чураш авылында 5 балалы гаиләдә иң өлкәне булып туган. Карашай Саклау авылы мәктәбен 1958 елда тәмамлагач, ул Минзәлә педагогика көллиятендә белем ала. 1969 елда читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Без Вәсимә апаның якыннарыннан аның белән бәйле истәлекләре хакында сораштык.
Фирүзә Сәйфетдинова, оныгы:
Әби — ул минем өчен әби генә түгел, минем беренче укытучым да. Укырга, язарга өйрәткән якын кешем. Йоклар алдыннан, ул безгә әкиятләр сөйли иде. Аның тавышы — безнең өчен матур көй сыман, ул чаклар хәзер дә истә әле. Әбием яшь чактан бик матур җырлый, ашарга пешергәндә дә, гел җырлый-җырлый пешерә иде. Әле хәзер дә авыр чакларда телефон диктофонына яздырылган жырларын тыңлыйм. Аның тормышы бала чагында бик җиңел булмаган, шуңа күрә дә ул инде бик тырыш, әйткән сүзендә тора һәм максатларына ирешә торган кеше булып үскәндер, дип уйлыйм мин. Аларның бабай белән бергә яшәгән йортлары — хәзер дә безнең өчен тынычлык һәм балачак утравы. Альбом карап, өй җыештырып, сөйләшеп утырып китә алсак, безнең киләсе яңа атна һәрвакыт бик уңышлы үтә. Мин әбиемне бик яратам hәм нык хөрмәт итәм. Рәхмәтем дә чиксез аларга.
Рәфисә Сафина, хезмәттәше, килендәше:
Вәсимә апа белән тормыш юллары мин килен булып төшкәннән бирле бәйләнгән. Бердән, ул — минем килендәшем. Мин монда килгәндә, әле укытучы белгечлегем юк иде — ул минем остазым булды. Вәсимә апа —миңа тормыш мәктәбе биргән кеше. Ул — ярдәмче дә, туры хөкемдар да, әйтәсе сүзен күзгә бәреп әйтә торган шәхес тә. Укытырга да, яшәргә дә, аш-су осталыгына да, килен хезмәтен башкарырга да аннан өйрәндем. Мин аның ике оныгын укыттым, ул минем кызыма белем бирде. Тормыш иптәшем Нурның беренче укытучысы, ә ул аның беренче укучысы, класс җитәкчесе булган. Соңгы елларда без бер мәктәптә эшләдек. Ул Карашайдан Чураш мәктәбенә кайтты. Шулай итеп, без Вәсимә апа белән гомер буе бәйләнештә булдык, хәзер дә хәлләребезне белешеп, кунакка йөрешеп, аралашып яшибез.
Розалия Мөхлисуллина, беренче чыгарылыш классы укучысы:
Хөрмәтле укытучым Вәсимә апа Талипова, читтән торып укуга күчеп, безнең класс җитәкчесе hәм рус телчесе булып килде. Озын зифа буйлы, кара бөдрә чәчле, бит очлары кызарып торган чибәр укытучы апаның класска беренче тапкыр керүен хәзер дә хәтерлим. Безнең класста башка еллардан утырып калган укучылар да укыдылар. Шуна классыбызның тәртип ягы бераз аксый иде. Алар башта Вәсимә апаны да тыңламаска теләгәннәр иде. “Мин юкка гына 3 ел буена колхоз үгезләре карамадым, сезгә генә бирешмәм”, - диде укытучыбыз. Шуннан соң класста тәртип бозарга теләүчеләр күренмәде. Төрле яшьтәге hәм характердагы балалар белән Вәсимә апабыз бик тиз уртак тел тапты. Анын дәресләре бик эчтәлекле, матур үтте. Без рус теле hәм әдәбиятын ярата башладык.
Аның оештыру сәләте дә бик көчле иде — нинди генә чаралар оештырмады?! Шул ук елның көзендә безне Сөлек рушасына алып барып, табигатьнең нинди гүзәл икәнлеген аңлатты. Без, миләш җимеше, матур яфраклы ботаклар алып кайтып, бүлмәне бизәдек hәм уңыш бәйрәме уздырдык. Яз көнне, 1 Май бәйрәме чорында, бөтен классны велосипедларга утыртып, Юшады урманына экскурсиягә алып китте. Анда чыршы ылысларыннан малайларга — бер, кызларга икенче палатка ясап, төн кундык. Учак ягып, аны сүндермичә, чиратлап саклап яндырган идек. Бу экскурсия безне тагын да берләштерде.
Чыгарылышка акча җыю максаты белән, күрше авылларга барып, пьеса куябыз, дип, репетицияләр башладык. Спектакль безне тагын да ныграк дуслаштырды, укуга да зыян салмады. Шуннан, акча җыеп, Карашай әрәмәсендә үзебез өстәл әзерләп, матур итеп чыгарылыш уздырдык. Безнең янәшәдә гел Вәсимә апабыз булды.
Безне укыткан, дөрес тәрбия, мөстәкыйль тормышка төпле юнәлеш биргәне өчен, Вәсимә апага бик рәхмәтлебез.
Айрат Сафин, соңгы чыгарылыш классы укучысы:
1997 елда без — дүрт малай беренче сыйныфка укырга килдек. Мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне укытучыбыз Вәсимә Лотфулла кызы каршы алды. Бу көн әле дә истә минем. Без аның соңгы чыгарылыш сыйныфы укучылары булдык. Аннан укытучыбыз лаеклы ялга китте. Ялгышмасам, Вәсимә апа минем әтине дә укыткан. Ә менә 5 сыйныфка безне аның кызы Миләүшә апа кабул итеп алды. Икесе дә бик яхшы, таләпчән, шул ук вакытта гади, кешелекле укытучылар булдылар. Мин аларга зур рәхмәтле.
Илсөя Бәдретдинова:
Вәсимә Лотфулла кызы — "Сарман" газетасының да актив хәбәрчесе. Без аны ихластан туган көне белән котлыйбыз. Ныклы саулык, гаилә иминлеге, балалар-оныклар куанычы, иҗади уңышлар телибез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев