Узып киткән 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган?
Зур өметләр, яңа көнгә ышаныч, якты хыяллар белән, 2024 елны каршы алдык.
Ул барыбыз өчен дә сынаулар елы булды. Шулай да ел нәтиҗәле эш-гамәлләр, җиңү-казанышлар белән дә тарихка кереп кала. Нинди генә өлкәне алсак та — авыл хуҗалыгы, җирле үзидарә, мәгариф, мәдәният, спорт һәм башкасымы — горурланып сөйләрлек, мактанырлык, республикада үрнәк булырлык нәтиҗәләребез күп. Узып киткән 2023 ел нинди истәлекле вакыйгаларга бай булган, шәхси тормыштагы уңышлар нинди — райондашларыбыздан шулар хакында сораштык.
Газинур Гайнетдинов, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык Бөтенрәсәй чемпионаты җиңүчесе, Рәсәй чемпионы:
— Бүгенге көндә Сарман аграр көллиятендә 4 курста һөнәр үзләштерәм. Минем өчен 2023 ел бик уңышлы булды. Көллият базасында үткәрелгән «Яшь профессионаллар» Региональ чемпионатында җиңү яулап, Татарстан чемпионы булдым. Май аенда Зәй шәһәрендә уздырылган «Киләчәк механизаторы» һөнәри осталык бәйгесендә өченче ел рәттән җиңүче калдым. Липецк шәһәрендә республика данын яклап, 2200 уку йорты арасында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә Рәсәй чемпионы булдым. Татарстанга алтын медаль алып кайттым. Бу — минем өчен зур горурлык. Күптән түгел республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында һөнәри осталык бәйгеләре җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы үткәрелде. Шул уңайдан Татарстан җитәкчесеннән рәхмәт сүзләре кабул иттек. Җиңүләремдә көллият коллективының, аның җитәкчесе Зөбәер Әһелтдиновның, остазларымның роле зур. Аларга һәм матди, мораль ярдәме өчен район башлыгы Фәрит Хөснуллинга олы рәхмәтлемен. Киләчәктә Казан аграр университетында белем алырга ниятлим һәм, аны уңышлы тәмамлап, үзебезнең районга кайтып, авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш кертергә телим.
Рамил Ризатдинов, «Хуҗалык тәэминаты» җәмгыяте генераль директоры:
— Муниципаль унитар предприятие буларак эшчәнлеген алып барган оешмабыз бүгенге көндә акционерлашты. Яңа статус алса да, аның асылы үзгәрмәде. Хәзерге заманда тормышыбызны техникасыз күз алдына да китереп булмый. Технопаркның ел саен яңартылып торуы район халкының яшәешен яхшыртуга ярдәм итә. Бүгенге көндә оешма исәбендә 18 автобус бар. Шушы көннәрдә республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов районга тагын икене бүләк итте. Яңа елда да йөргән юлларыбыз имин, хәвеф-хәтәрсез булса иде. Артыгын өмет итмибез, югалтулар булмасын, тынычлыкта яшик.
Гөлшат Солтангалиева, район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы:
— Безнең бүлек өчен узып баручы ел уңышлы булды. Менә икенче елын район архивы республика рейтингында мәртәбәле беренче урынны яулый. Хезмәтебез вак, күзгә күренми торган эшләрдән торса да, үз вазифаларыбызны җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Агымдагы елда 1284 эш сакланышка куелды, 332е цифрлаштырылды. Архив эше буенча Республика Дәүләт комитеты тарафыннан уздырылган бәйгеләрдә катнашу грант отуга китерде. Мобиль стеллажлар алу өчен сертификатка ия булдык. Ләке авыл җирлеге башкарма комитетының җиңүе җирлек архивының материаль-техник базасын ныгытырга, җирлек фондын аудио-, видеоматериаллар белән тулыландырырга ярдәм итте.
Соңгы елларда барлык кешелек дөньясының зур сынаулар алдында торуын исәпкә алсак, киләсе 2024 елдан тынычлык, тотрыклылык өмет итәбез. Барыбыз да сәламәт, уңышлы булыйк, гаиләләребез имин, күк йөзе аяз булса иде.
Раушания Исламова, Иске Имән авыл җирлеге башлыгы:
— Шәхси тормышыбызга караганда, мөгаен, хезмәтебез белән бәйле уңышларга ныграк сөенәбез кебек. Быел Иске Имәндә «Агрокөч» җәмгыяте гранты хисабына мәчетебезгә зур ремонт ясалды. Үзара салым акчасына җирлеккә кергән авылларыбызның зиратларын чистарттык, койма койдык. Халык салым күләмен 1 мең сум итүне үзе тәкъдим итте. Район бюджетыннан финансланып, Сарысаз Тәкермәндә мәдәният йорты бинасы тышланды. Эчке өлеше дә төзекләндерелер, дигән өмет бар. Гомумән, авыллар халкы бердәм, тырыш бездә. Нинди генә эшкә тотынсак та, «Бергәлек тау күчерер» дигән девиз белән эшлибез.
Гаиләмдә дә куанычлы мәшәкатьләр булды. Кечкенә кызыбызның кулын сорарга килделәр, узган атнада никах ашы үткәрдек. Энемнең улы бүгенге көндә Украинада, аның исән-имин кайтуын телибез. Дөньялар тыныч булсын, һәр гаиләгә бары тик сөенеч, бәхет, муллык насыйп итсен.
Наилә Хуҗина, Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы:
— Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре белән, 2023 ел хезмәтемдә дә, шәхси тормышымда да бик уңышлы ел булды. Спонсорлар ярдәме белән җирлектә бик күп эшләр башкарылды. Сөлек авылында зур һәйкәл ачу тантанасы булды, анда республика сәнгать осталары да кунакка кайтканнар иде. Бу эшләрдә зур ярдәм күрсәткән авылдашыбыз Равил Миңнехуҗин мәдәният йортына музыкаль аппаратура да бүләк итте. Шәрләрәмә авылы мәдәният йортына Рамил Гатиатуллин шундый бүләк ясады. Шәрләрәмә һәм Кормаш авылларына республика программасы нигезендә яңа су линияләре сузылды. Быел республика программасы буенча җирлеккә яңа трактор кайтты. Ул авыл халкының тормыш-көнкүрешен яхшыртуда зур ярдәм итә. Сөлек авылында яңа ФАП төзелде. Җирлек халкының бердәмлеген дә әйтми калдыру мөмкин түгел. Бүгенге көндә махсус операциядә катнашучы якташларыбызга бергәләшеп ярдәм итәргә тырышабыз — җылы киемнәр, госпитальгә эчке киемнәр тектек, оекбашлар, сетка бәйләдек, азык-төлек әзерләп җибәрдек. Бу игелекле эшләрдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Киләсе ел барыбызга да тынычлык алып килсен, иң мөһиме, шул. Байлыкта-муллыкта бәрәкәтле гомер кичерергә насыйп булсын, сау-сәламәт булыйк. Ә шәхси тормышыма килгәндә, кызыбызның улы Әмин туды — без беренче тапкыр әби-бабай һәм оныклы булдык. Декабрь башында улыбызга да никах укыттык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев