Үзебезнең Рәсәебездә дә бик матур һәм истәлекле урыннар күп
Чираттагы ял вакытында Башкортостан якларына барырга туры килде. Гаҗәеп матур табигатьле урында — пихта, нарат-чыршы урманнары, тау-ташлар арасында урнашкан, иртәләрен зәңгәр томаннар арасына яшеренгән Ассы авылы кунакларны көн дә каршы ала, озатып кала. Әлеге яклар үзенә шифалы суы, саф һавасы белән җәлеп итә. Монда ял йорты урнашкан.
Һәр сәяхәттән илһамланып, бик күп уй-хисләр, кичерешләр белән кайтам мин. Бу юлы да шулай булды. Аларны көнендә үк башкалар белән бүлешер өчен, хәзер мөмкинлекләр дә күп. Ватсап төркемендәге “статусларымны” күзәтеп барганнардан әллә ничаклы рәхмәт сүзләре кабул итеп алдым, алар да минем белән бергә “сәяхәт” иттеләр. “Газетага да язып чык әле бу хакта, бәлки, башкаларга да кызыклы булыр”, — диючеләр дә булды.
Әйе, чит җирләргә чыгып, гыйбрәт ал, дип, юкка гына әйтмәгәннәр борынгылар. Дөрес, һәр якның — үз өстенлекләре, үз матурлыклары. Шунысы бәхәссез: безнең Рәсәйдә дә әллә ничаклы гүзәл, бай табигатьле, кабатланмас һәм истәлекле урыннар бар.
Урал тауларының биеклеге, юлларының бормалы-сырмалы булуы ук бу якларның үзгәлегенә ишарәли. Әле генә “серпантин”нан үргә күтәреләсең, бераздан ике як-ягында биек кыялы юл сине түбәнгә алып төшә. Үзе сихри, үзе куркыныч та булып китә. Без барган авылга җитәрәк, урманнар куера, юл да серлерәк тоела. Мондый юллар безнең өчен авыррак булса да, җирле халык шундыйларга күнеккән. Хәер, тормыш кануннарының үзгәлеге башка яктан да сизелде.
Ял йорты бераз калкулыктарак урнашкан. Анда дәвалану, туклану яхшы, хезмәт күрсәтүче персонал да бик ягымлы, итагатьле. Саф һава, тирәлекнең матурлыгы ук күңелгә рәхәтлек, тынычлык өсти. Буш вакытны файдалы итеп үткәрү өчен дә шартлар тудырыла биредә. Кемдер спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, музыкаль сәләтеңне күрсәтергә дә мөмкинлек бар. Истәлекле урыннарга төрле экскурсияләр оештырылуы аеруча ошады.
Җирлек белән танышуны аның үзәге булган Ассы авылыннан башладык. Ул Белорет районында Урал таулары арасында, Инзер елгасы буенда урнашкан. Җәй-яз айларында бу яклар аеруча матур, хәтфә үләнгә ятып, тау башыннан тәгәрәп төшәсе килә, дип сөйләделәр. Шул сүзләрне ишеткәч, кечкенә чаклар искә төште, чөнки, авылга кайткач, бәбкә үлән өстеннән ялантәпи йөри, шунда рәхәтләнеп тәгәрәшеп уйный идек. Хәзер анда табигать картайды инде, яшьлек эзләрен кычыткан, әрем каплаган, су буйларын тал-тирәк үз иткән.
Ә без күргән башкорт авылында яшәеш башлана гына кебек тоелды, гәрчә авылга нигез XVIII гасырның икенче яртысында ук салынган. Аның барлыкка килүенә бу якларда бакыр эретү һәм металлургия заводлары төзү сәбәпче була. 1795 елда 28 хуҗалыкта 168 кеше яшәсә, бүгенге көндә авылда халык саны 800дән артып китә.
Бу, әлбәттә, пропискада торучылар хисабына шулай күп. Җирлеккә биш авыл керә. Иң ерак дигәне 35 километр читтә урнашкан. Ә район үзәгенә 151 километр ераклыкка барып йөрибез. Җирлек машинабыз бар, аны үзебезнең бюджет хисабына алдык, — диде җирлек башлыгы Фәйзүнә Әбдрәшитова.
“Татарстан хөкүмәте бу яктан безнең җитәкчеләрне нык кайгырта”, дигән уй йөгереп узды баштан. Аннан яшәеш, тормыш-көнкүреш шартлары да биредә үзгә булып чыкты. Электр линияләре 1975 елда гына сузылган, ә газлаштыруга ныклап торып быел гына тотынганнар. Һәр йортка су да кермәгән. “Кое казу рөхсәт ителми, чөнки җир астыннан тозлы су бәреп чыгуы һәм авылны басуы ихтимал. Без су өстендә утырабыз. Эчәргә яраклы су бик тирәнгә яшеренгән”, — диделәр. Өйләрдә автомат кер юу машиналары юк дәрәҗәсендә, чөнки минераль су аны тиз арада сафтан чыгара икән. Авылда 17 чишмә булса да, аның 3се генә эчәргә яраклы. Калганнары тозлы минераль сулы, 3 колонка бар, халык суны шуннан көянтә-чиләк белән ташый. Кер юарга, малларга эчерергә, гомумән, хуҗалык эшләре өчен суны елгадан алып кайталар. Кыш көне бәке тишәләр. Авыл уртасындагы колонкадан су авыз итәргә уйлаган идек, аннан тешләрне сындырырлык салкын һәм тозлы су ага булып чыкты. Әмма, ни гаҗәп, урамда йөрүче атлар да сусауларын шунда басалар. Авыл эченнән Юрмаш, Туз елгалары ага. Соңгысы суларын Инзерга коя, суы минераль тозларга бай һәм ачы, шунлыктан авылга да исемне башкортча “Әсе” дип кушканнар. Җирлекнең туфрагы ачы. Монда халык бәрәңге, яшелчә утыртмый, диярлек, чөнки, җир асты сулары тозлы булганга, алар үсми. Хәер, бәрәңге бакчасы булганнар да бик сирәк. Шундый берәүләрдән сорагач: “Быел утырткан идек, эчерде”, - дигән җавап алдык. Ихаталарда дүртпочмаклы йорт калыккан, кайберәүләрдә ул алты почмактан тора. Һәр йортта мич бар, ул бүлмәләрне дә бүлеп тора. Бөтенесенә дә такта веранда өстәп салганнар, мунча да — тактадан. Коймалар да күбрәк такта белән эшләнгән, түбәләрен шифердан япканнар. Шулай да калайдан булганнары да күренгәләде, йортларын да тышлый башлаганнар. Аеруча тәрәзә капкачлары күзгә ташлана, алары бизәкләп эшләнгән. Берәүләр пихта бүрәнәдән яңа йорт күтәрәләр иде. “Йортның нигезенә ташны сатып алдык, үзебез дә тау итәгеннән каезладык. Гаиләдә дүрт бала тәрбиялибез. Икесе, урта мәктәп тәмамлап, Казанга укырга керделәр. Икесе авылда мәктәпкә йөриләр. Мин — хуҗабикә, ирем балта остасы булып эшли. Тавык-чебеш асрыйбыз, сыерлар тау итәгендә йөриләр, тамаклары туйгач, кичкә үзләре кайтып керәләр”, — дип сөйләп алды Нурия ханым.
Авылда халык мал асрап, урман кисеп, таш чыгарып көн күрә, читкә китеп эшләүчеләр дә күп. Кымыз ясаучылар да бар. Маллар, дигәннән, алар көне буе үз ирекләрендә йөриләр, көтүче юк. Кәҗә-атларны, сыерны капка ачып кына чыгарып җибәрәләр. Алар кичкырын үзләре кайтып керәләр. Атлар табун белән йөриләр, араларында берсенә кыңгырау тагылган, башкалары шуңа иярәләр. Кайберәүләр тау итәкләрен такта койма белән әйләндереп алганнар да, бозауларын шунда җибәргәннәр. Урманнан аю, төлке, бүреләр чыккалап, малларны бугазлаган чаклар да бик еш була икән. Авыл кырыннан узучы тимер юлда да ел дәвамында, ким дигәндә, 5-6 терлек, бәрелеп, һәлак була. Аларның трассада йөрүе дә — табигый хәл. Кышка запас итеп, печән кибәннәре тезелеп тора. Мал асраганнарның бакча башында, я ишегалдында кечкенә-кечкенә итеп куелган алар. Махсус калыпка салынып өелгән, уртадан сөңге чыгып тора. Урамда күпчелек “Урал”, “ЗиЛ” машиналары йөри. Юлларга таш түшәлгән, анысы да бөтен урамнарда да түгел. Ике торбага тезелгән агач шпаллардан торган күпер аша җәяүлеләр дә, машиналар да йөриләр.
- Шушы авылда тудым, шунда үстем. Гомерем буе авыл советында хисапчы булып эшләдем, хәзер лаеклы ялга чыктым. Авыл елдан-ел картая бара, уку яшендәге балалар 100дән артык булса да, алар бер киткәч, кире авылга кайтмыйлар шул. Бездә 9 класс укыгач, кем — район үзәгенә, кем Уфага укырга керә, Татарстанга китүчеләр дә аз түгел. Кәҗәләребез бар, аларга дип, кабак утырткан идек быел, үсте алай, — диде Нәҗибә ханым.
Без сөйләшкән арада, башлангыч сыйныфларда укытучы булып эшләүче сеңлесе Зөһрә килеп керде. “Яшьләр кайтмый шул хәзер авылга, шәһәрдә торып калалар. Әлегә без эшлибез, белмим, соңрак ничек булыр? Авылда почта бүлеге дә ябылды, гәҗит-журнал таратырга да кеше юк. Кадрлар җитми”, — диде ул. Соңгысы монда да кыенлыклар тудыра икән.
Бер умартачының төзелә торган йортына алып бардылар. Ул калкулыккарак салынган, әллә каян күренеп, башкалардан үзгәлеге белән аерылып тора. Дүрт катлы түгәрәк өйнең иң югарысында “медитация” белән шөгыльләнәләр. “Шунда Буддага мөрәҗәгать итәм, кызыксынган сорауларымны бирәм һәм җавап алам”, — диде хуҗасы Таһир Хәбибуллин. Ул Санкт-Петербургтан күченеп килгән. Тормыш девизы: “Хәзер яшик (Поживем сейчас)”, шуңа йортының төзелешенә артык исе китми. Аны 7 ел салган инде, тагын күпме эшләячәге билгеле түгел, үз рәхәте өчен генә эшли.
Ассыда башкорт театр һәм кино актеры, СССРның халык артисты, театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән легендар шәхес Арслан Мөбарәков туган. Авылда аның истәлегенә һәйкәл калыккан, аңа багышланган музей эшли. Анда авыл тормыш-көнкүрешенә бәйле экспонатлар да шактый. Кинофильмнарда Салават Юлаев һәм башка бик күп төп рольләрне башкарган артист милләтенең горурлыгы булып тора. Ул тормыш иптәше — СССРның халык артисты Рәгыйдә Янбулатова белән бер сәхнәдә уйнаган, музейда шул күренеш курчаклар ярдәмендә сакланган. Хатыны шигырьләр язган, китаплары дөнья күргән. Кызлары Гөлли дә, әти-әнисе эзеннән китеп, аларның дәрәҗәләренә күтәрелгән, оныклары — да сәнгать әһелләре.
Тау ягы буларак, экскурсияләр вакытында шактый җәяү йөрергә туры килде. Бу үзенә күрә кызыклы һәм үзенчәлекле булды. Ял итүчеләрне Мәләкүр тавында үсүче Теләкләр агачы янына алып бардылар. Риваятьләргә караганда, элекке заманнарда бу тауга менүе бик авыр булган. Аңа бик азлар гына күтәрелә алган, шуңа тауны “Бәлакүр” дип йөрткәннәр. Соңыннан халык теленә, бәла күрсәң, мәлә (аз) күр, дигәннәре кергән, шуннан исеме дә үзгәргән. Тау башында олпат имән агачы үсә, шуны кочсаң һәм теләкләр теләсәң, имеш, алар чынга аша икән. Монысы — бары тик ырым гына инде. Ә Баштауда чаңгы үзәге төзегәннәр, ул вакытлыча эшләми, әмма аның территориясе матур, үзгә.
Истәлекле экскурсияләрнең берсе Инзер елгасы буена, Бриштамак авылы тирәсендә урнашкан “Ал кыялар” (“Розовые скалы”) калкулыгына булды. Исемне юкка гына шулай атамаганнар. Таң атканда, кыя ташлары ал төскә керә икән. Дөрес, без барганда да, алар шундый иде. Фаразлар буенча, бу ташларда марганец тозлары күп булуы белән бәйле. Төрле риваятьләр дә яшәп килә. Имеш, кайчандыр монда бик күп бөркет яшәгән һәм алар яшь бозаулар белән тукланганнар. Шуларның каны, таш-кыяларга сеңеп калып, кызгылт төс хасил булган. 2 миллиард ел элек ташка әверелгән суүсемлекләр төсе, дип әйтүчеләр дә бар. Ал кыяларны “Кызылташ” дип тә атыйлар.
Берничә дистә метр биеклектәге Ал кыяларда өч төрле югарылыкта күзәтү мәйданчыгы бар. Аларга менүе бик җиңелләрдән түгел, шул ук вакытта артык кыенлык та тудырмый кебек, әмма бик текә. Яңгырлы көннәрдән соң аяк асты юеш булганда, әлбәттә, авыррактыр. Шулай ук кыялар буйлап тимерьюл уза, алар аша поездлар кычкыртып узганда, тавышлары, кайтаваз булып, бар кыяны иңлиләр. Югарыдан аскы өлешне күзәтүе искиткеч тәэсирле, матур һәм кызыклы булды, кыяларны якыннанрак күрү мөмкинлеге дә бар.
Кыскасы, һәр җирлекнең табигате үзгә. Рәхәт булса да йөргән җир, сагындырды туган җир. Без үзебезнең мул уңышлы, уңдырышлы туфраклы, барлык мөмкинлекләре, яшәү шартлары тудырылган Татарстаныбызны, Сарманыбызны сагынып кайттык. Аллаһка шөкер, без бик рәхәт, иркен һәм уңайлы тормышта, байлыкта һәм муллыкта яшибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев