Үзәк Ял паркында бәйрәм гөрләде
Район үзәгендә кичен дә бәйрәм тантаналары гөрләде.
Кичен үзәк Ял паркына чыгучыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде.
- Сугыш бар гаиләләргә дә кайгы алып килде. Безнең район җирлегендә аның җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Шуңа күрә үзебезнең әби-бабаларыбызны истә тоту, алар турындагы истәлекләрне килер буыннарга җиткерү – безнең изге бурычыбыз, - диде ул.
Соңыннан сәхнәгә бер-бер артлы районыбызның сәнгать осталары күтәрелделәр, матур җырлары, биюләре белән халыкны ял иттерделәр. Парк мәйданчыгында шулай ук сәүдә нокталары, балалар өчен уен мәйданчыклары эшләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев