САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Үз балабыз кебек кадерле”, - диләр

Өченче бала Бакиевлар гаиләсенә өстәмә мәшәкать түгел, чиксез шатлык һәм олы ямь алып килә

Игелек

Зөлфия Шәрипова

Районда кылган гамәлләре, яшәешләре белән башкалар сокланырлык, рәхмәтле калырлык кешеләр аз түгел. “Ятим баланы тәрбиягә алганнар, аңа операция ясатканнар, тагын барасылар икән. Чын мәгънәсендә игелеклелек, олы йөрәклелек бит бу. Мондый адымга барлык кеше дә бара да алмый”, - диделәр район үзәгендә яшәүче Илнур һәм Рәмилә Бакиевлар гаиләсе турында. Вакытны озакка сузмыйча, үзләре белән танышырга киттек.

 

Оясында шуны күргән

Хәер, без аларны электән үк белә идек. Ни генә дисәң дә, Бакыевлар – районда шактый билгеле гаилә. Өлкән Бакыевлар – Әхәт абый белән Миңнебану апа Чукмарлы авылында гомер кичерделәр.

  • Сугыш, аннан соңгы елларның бөтен авырлыгын, ачлык-ялангачлыкны күрсәләр дә, күп бала табып үстерүдән курыкмадылар. Гаилә башлыгы Габделәхәт абый шофер булып эшләде, Миңнебану апа күмәк хуҗалыкта, хәзерләүләр конторасында хезмәт куйды. Икесе дә бик тырыш, хезмәт сөючән булдылар, тату гомер кичерделәр. Ишле гаилә, дип тә әйтерлек булмады, йортларыннан бернинди тавыш-тын ишетелми торган иде. Өстәвенә үзләренең җиде балалары өстенә Мөнҗия апаларының ике улларын да үз канатлары астына алдылар, - ди гомер буе туган авылына хезмәт иткән, җаваплы вазифалар башкарган Фәһимә Мөхәммәтшина. 

Балалар ояларында менә шушыларны күреп, эшләп үсәләр, бер эштән дә курыкмыйлар. Үсеп җитеп, барысы да һөнәр алалар, тормышта үз урыннарын табалар, гаилә коралар. Бүгенге көндә дә бер-берсе белән дус, тату булып, ярдәмләшеп, Мөнҗия апаларының балалары белән дә аралашып яшиләр, башкаларга карата да игелеклеләр. Төп нигездә һәм үзләре урнашкан Сарманда бергәләп һәрберсенә йорт, каралты-кура җиткерәләр, олыраклары кечерәкләрен өйләндерешәләр, кияүгә бирешәләр.

Шунысы да игътибарга лаек: җиде баланың алтысы Сарманда төпләнеп кала. Бары тик берсе генә  - Вәсилләре генә башкалабыз Казанга урнаша. Кызганычка каршы, Габделәхәт абый бу якты дөньядан иртәрәк – 58 яшендә үк китеп бара. Бу вакытта балаларның иң өлкәне Вәсилә ханымга – 28, ә иң кечеләре Инсафка 10 яшь була. Бәхетләренә, әниләре Миңнебану апа бүгенге көндә дә исән, инде сиксәннең өстендә. Каты авырудан соң ул әле бер баласында – кунак, әле икенчесендә.

 

Бер-берсенә пар килгәннәр

Илнур белән телефоннан сөйләшкәндә үк, аның хакында күңелдә иң җылы тәэсирләр калган иде: эчкерсез,  кешеләргә ихтирамлы һәм игътибарлы бу егет. Үзләре турында язарга теләвемне әйткәч, “Мин каршы түгел, тик, кайтып, Рәмилә белән киңәшеп килим инде. Аннан соң хәбәр бирермен”, - диде ул. Рәмилә дигәне – тормыш иптәше. Анысы да үзе кебек үк киң күңелле, кунакчыл булып чыкты. Машинада  язмам герое яши торган Шәрипов урамының икенче башына барганда ук, аның белән таныштырып барды Илнур:

  • Тавыгыбыз, утырып, чебиләр чыгарган. Бер чебиебез бик зәгыйфь иде. “Үлеп беткән бугай инде бу, терелерлек түгел, интегеп ятмасын, каргалар булса да алып китсен, дип, ишегалдына чыгарып куйган идем, Рәмилә аны алып кереп, балык мае, марганцовка эремәсе, дарулар эчергән, пластик шешә муенын кисеп, аны чебигә киертеп, муенын турайткан, төреп, җылыга яткырган. Шул чебине тәки терелтте, аякка бастырды. Менә шундый инде ул минем.
  • Ничек табыштыгыз? Бер-берегезгә пар икәнне ничек аңыштыгыз? – дип сорыйм алардан.

Рәмилә – Түбән Кама кызы, Илнур туып-үскән Чукмарлы авылы оныгы икән.

  • Җәй саен Зәйгә Мөнҗия әбиемнәргә кайта идем. Ул мине авыл эшләренә өйрәтте. Чукмарлыдагы туганнарга да еш кайтып йөрдем. Илнур белән дә шунда таныштык. Дүрт ел йөргәннән соң, өйләнештек, - ди ул.

Алар да Сарманга туганнары янына сыеналар, тора-бара, йорт сатып алып, хуҗа аны үзе эшләп бетерә, өй эчен яхшылап ремонтлый, матурлый, койма тота, бизәкле капкасын ясап куя. Ул саклык оешмасында эшли, шулай ук үз эше дә бар – аяк киемнәре ремонтлый. Аларның авылда төпләнүләренә Рәмиләнең әти-әнисе Имомали һәм Росиля Шириновлар  да, ике энесе дә каршы килмиләр. 

  • Эшне кешедән эшләткән юк инде, белгән эш артык түгел, тормышта һәркайсының кирәге чыга. Ә аяк киеме ремонтларга Рәсим җизни өйрәткән иде, - ди Илнур.

Рәмилә агрофирмада хезмәт куя. Бергәләп ике бала үстерәләр. Ильмир Чаллыда яши, кызлары Ильвина – Казанда. Без барганда, тормыш иптәше Айгөл, кечкенә кызы Риана белән Ильмир да, Ильвина да ялга кайткан иделәр. Алар да – әти-әниләренең күчермәсе, диярлек: якты йөзлеләр, ярдәмчел, ачык күңеллеләр.

 

Язмыш аны туганда ук сыный башлый

Инде ике бала үстергән, онык үстерешүче әлеге гаиләнең өченче балалы булуында менә шушы елмаеп кына торучы Ильвинаның да өлеше зур.

  • Ике балабыз да үз тормышлары белән яши башлагач, өй бушап, күңелсез булып калды. Шуннан соң: “Әле үз көчебездә, үз сыебызда яшибез, ә нишләп әле берәр ятимне тәрбиягә алмаска”, - дип уйладык. Шул вакытта җае да чыкты, - диләр Бакиевлар.

“Җай” дигәннәренең үз тарихы бар. Ильвина, мәктәпне бетергәч, Түбән Камага китеп урнаша, һөнәр алып, шунда эшли башлый.  Шунда ук Виктор исемле  егет белән таныша. Аның кечкенә сеңлесе Ульянаны бик еш кына үзе белән Сарманга кунакка алып кайта. Озакламый, өч баланы ятим калдырып, Ульянаның әнисе үлеп китә. Хастаханәгә инде үлем түшәгенә яткан ананың хәлен белергә баргач: “Баланы үзегезгә алсагыз яхшы булыр иде. Аяклары да авырта аның...” – ди ул, Илнур белән Рәмиләне күздә тотып. Бу вакытта Ульянага дүрт яшь була. Инде опеканы рәсмиләштерү мәшәкатьләре артта калган, кунакка кайтып йөргәндә,  яңа әти-әнисенә “әби”, “бабай” дип эндәшкән Ульяна хәзер инде аларга “папа”, “мама” дип дәшә. Сарманны да бик яраткан. Бик тә кызыксынучан, аралашучан, зиһенле һәм акыллы бала булып чыкты ул. Саргылт бөдрә чәчле, якты күзле бу кызчыкның кешеләрне үзенә тартып тора торган сөйкемле сөяге дә бар.

- Үскәч, син дә минем кебек шәһәргә китәрсең инде, дип әйткән идем, “Юк, мин үскәч, әниләр картая бит. Мин аларны караячакмын”, - ди. - Монысын апасы Ильвина сөйли.  

Ульяна әти-әнисенә өй, бакча эшләрендә дә бик теләп ярдәм итә икән. Рәсем ясарга, биергә ярата, шигырьләрне бик тиз ятлый. Татарча өйрәнергә дә теләге бар, бакчадан алырга килгәч, тәрбиячеләр белән саф татар телендә саубуллаша ул. Иртән торуга ук, шалтыратып, Ильвина апасының, Ильмир, Виктор, Максим абыйларының хәлләрен белешә, койма аша күрше Фәридә апасы күренсә, аңа да сәлам бирә. Хәзер аңа – биш яшь. Тик язмыш сабыйны дөньяга аваз салганда ук сыный башлый. Туганда, ике аягының да бот сөяге таеп, бил өстенә утырган аның. Шунлыктан бала, алпан-тилпән килеп, чайкалып йөргән, тиз арый торган булган. Башкала хастаханәсенә баргач, операция ясарга тиешле табиб ачуланып та ала үзләрен:

  • Нишләп бу яшькә җиткәнче йөрдегез?!.

Илнур белән Рәмилә хәлне аңлатып бирергә мәҗбүр булалар.

Баксаң, баланы тугач та дәвалаган очракта, аягын шина куеп кына да урынына утыртырга мөмкин булган. Ә хәзер аңа катлаулы операция таләп ителгән һәм, түләүле булган очракта, ул бик кыйммәткә төшәсе булган.  Бәхетләренә каршы, балага операцияне бушка ясаганнар. Операциядән соң ике ай гипста, гипсын салдыргач, тагын берничә ай ятып кына торырга тиеш. Хәзергә ул – күкрәктән алып аяк йөзенә кадәр гипста. Октябрьдә операцияне икенче аягына ясатачаклар. Шулай итеп, мәктәпкә укырга кергәнче, аякларын төзәтеп бетермәкчеләр.

Урында гына ятса да, Ульяна күңелсезләнми. Янында яраткан курчагы ята. Телевизорны да аңа карарга җайлап борып куйганнар.

  • Кем хочешь  стать, когда вырастешь? – дип сорыйм аннан.
  • Полицейским.
  • А почему полицейским?
  • Хочу ловить плохих людей.

Бөек көчнең барлыгына, игелеклелекнең кайчан да булса тантана итәсенә ничек ышанмыйсың?! - Ульянаны алып кайткач, җиде ел буе бәбиле була алмаган Ильмир белән Айгөлгә дә бәхет елмая: берничә ай үтүгә үк, Айгөл авырга уза. Хәзер инде Рианага - биш ай.

 

Ялгыз шатлык, ялгыз борчу юк

Әлеге йортта шатлыгы да, борчуы да – уртак. Рәмиләнең Мөнҗия әбисе авырып киткәч тә, шулай булган. Ялгызы гына тора алмый башлагач, әниләренә аны карарга да булышалар алар.

  • Әби миңа икенче әнием сыман булды. Шуңа күрә авырып китүен авыр кичердем. Илнур да хәлемне  аңладым. Әбине үзебезгә алып кайтасым килә, дип, иремә әйткәч, шунда ук риза булды. Түбән Камага хәлен белергә баргач, әле үзе үк тәкъдим итә иде: “Әби, әйдә Сарманга киттек! Бакчада йөрерсең, мунча керерсең!” Бот сөяге сынгач та, өйдә икәү бергә юындырдык, - дип искә ала Рәмилә.

Кешелеклелек, якыннарга карата чиксез мәхәббәт, кечкенә генә булса да, Ульянага да хас. Әтисенең абыйсы Искәндәрнең бу дөньядан вакытсыз китүен бик авыр кичергән һәм хәзер дә сагынып искә ала икән. Ә без барган көнне Ильвина иртән үк хастаханәгә барган, дәвалану үтеп йөргән. Әтисен көткәндә, янына өлкән яшьтәге бер апа килгән: “Кызым, өемә озатып куймассың микән? Үзем генә кайта алмыйм”.

  • Хәзер мине әти килеп ала, сезне дә кайтарып куярбыз, - дип җавап бирә Ильвина.

Илнур белән Рәмилә бүгенге көндә Ульяна өчен әти-әни генә түгел, аның  абыйлары Виктор һәм Максим белән ике арадагы туганлык җепләрен бәйләп, саклап торучылар да. Ике абыйга күз-колак булып торуны, кирәк чакта, иң куюны да үзләре башкарырга тиешле вазифа итеп карыйлар алар.

  • Курыкмыйсызмы? Тәрбиягә алган баланы үстерү үз балаңнан да җаваплырак бит, – дип сорадым, саубуллашканда, хуҗалардан.
  • Юк, - диделәр икесе беравыздан. – Курыкмыйбыз да, үкенмибез дә. Бары тик: “Чын кеше итеп тәрбияли алсак иде”, - дип телибез, - диделәр алар.

Фонга

Язманы газетага әзерләгәндә, Рәмилә ханым белән тагын элемтәгә кердек. “Даими табибка күренеп торабыз.Узган атнада гипсны, энәләрне алдырдык. Ульяна тагын өч ай урында гына ятачак. Ике-өч елдан соң пластинкаларны алачаклар”, - диде ул безгә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев