Урта Кәшер балаларына әкият күрсәттеләр
“Без, Иске Кәшер авылының "Сәхнә" халык театры коллективы, күптән түгел Галимҗан Гыйльманов пьесасы буенча эшләнгән "Көмеш тарак" әкиятен Урта Кәшер клубында куйдык. Язмам – безнең хакта түгел, ә кече авыллар рәтендә исәпләнгән Урта Кәшер турында.
“Сезгә спектакль белән киләбез”, - дигәч, авыл клубы мөдире Фәния Сәүбәнова бик теләп риза булды. Чыгыш ясар өчен кирәк булган бар нәрсәләрне әзерләргә дә ярдәм итте. Тамашаны карарга халыкның күпләп килүе сөендерде. Бу да - мөдир хезмәте. Балаларны авыл клубына hәрдаим җәлеп итеп торуы күренеп тора, шулай ук әти-әниләр тәрбиясе дә сизелә. Күзәтүләремне дәвам иттем. Спектакль башланыр алдыннан, барлык тамашачы да залга кереп утырган иде. Беркем дә фойеда домино да, шашка-шахмат, бильярд та уйнап калмады. Арттагы рәтләргә өлкәннәр утырсалар, алдагы урындыкларга балалар урнаштылар. Кызыксынып, чамалап, халык санын да барладым. Кырыклап тамашачының егермегә якыны - балалар. Спектакль беткәнче, залдан берәү дә чыгып китмәде, кереп-чыгып та йөрмәделәр. hәр бүлекне алкышларга күмеп, кызыксынып карап утырдылар балалар да.
Гомумән, тәртип ягы үрнәк авылда. Монда мөдирнең, аның хезмәттәшләре – Гөлфирә Насыйбуллина, Айгөл Бикмиева һәм клуб активисты Салават Насыйбуллинның да өлеше зур. Без аларга рәхмәтле һәм хезмәтләрендә уңышлар телибез”.
Әлеге хатны безгә Иске Кәшер авылы мәдәният йортының халык театры режиссёры Илфира Минһаҗева юллаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев