Урта Кәшердә яшәүче Гайфуллиннарны алтын юбилейлары белән котладылар
Җәмгыять

Урта Кәшердә яшәүче Гайфуллиннарны алтын юбилейлары белән котладылар

Урта Кәшер авылында гомер итүче Рәис һәм Тәскирә Гайфуллиннарның бергә гаилә корып яши башлауларына 1 февраль көнне 50 ел тулды.

Алтын юбилярларны җирлек җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Гаилә башлыгы нефтьче хезмәте башкарган. Ә Тәскирә апа җирлектә төрле эшләрдә хезмәт куйган. “Бригадир да булды, клуб мөдире вазифаларын да башкарды, агрофирмада пешекче дә булып эшләде. Киңкырлы хезмәт иясе ул”, - дип мактады үзен җирлек башкарма комитеты секретаре Ләйсәнә Баһманова.
Бүгенге көндә дә актив тормыш белән яшиләр ветераннар. Мал-таур асрыйлар, умарталар тоталар. Уллары тырышлыгы белән салынган “Илдус” мәчетендә дә күп хезмәт куялар алар. Корбан ашлары үткәрүдә, җомга намазларын оештыруда да өлешләре зур. Онык-оныкчыклар шатлыгы киләчәктә яшәү көче өстәсен үзләренә, тигез, сәламәт, бәрәкәтле гомер насыйп итсен.


Нет комментариев