САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Ураза тотмау гөнаһ саналмаган очраклар

Бүген, 18 февральдә, кояш баеганнан соң, мөселманнар изге Рамазан аена аяк баса.

Рамазан ае – барлык мөэмин-мөселманнар көтеп алган изге, бәрәкәтле айдыр. Ураза – исламның биш шартының берсе. Бу айда һәр мөселманга ураза тоту фарыз. Шул ук вакытта шәригатьтә сәламәтлеккә яки тормыш хәлләренә бәйле рәвештә кайбер кешеләргә ураза тотмаска рөхсәт ителә.

Кемнәр ураза тотарга тиеш түгел?
 * Балигъ булмаган балалар: Балаларга үсеп җиткәнче ураза тоту мәҗбүри түгел.
 * Сәламәтлекләре начар булган кешеләр: Даими дарулар эчәргә мәҗбүр булган яки сәламәтлеге начарланудан курыккан кешеләр ураза тотмый. Алар һәр калган көн өчен фидия садакасы түли. 2026 елда аның күләме — 450 сум.


Вакытлыча тотмаска рөхсәт ителгәннәр (соңыннан каза кылу шарты белән):
 * Авыру кеше: Сырхаулаган вакытта уразаны калдырып торырга мөмкин. Савыккач, калган көннәрне бергә-бер итеп тотарга кирәк.
 * Юлчылар (мөсәфирләр): Өеннән 80 чакрымнан ераккарак киткән һәм анда 15 көннән азрак калырга ниятләгән кешеләр юлчы саналыла. Аларга ураза тоту мәҗбүри түгел, әмма ихтыяри. Бүгенге техника заманында юлда йөрү бик күпкә җиңеләйде, шуңа күрә бик авыр сәфәр булмаганда казага калдырмау хәерлерәк (монда инде һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып хәл итә). Мосафирлар сәфәрдән кайткач уразаларын каза кылалар. Ләкин уразалы килеш, таң атканнан соң сәфәргә чыкса, тотып бетерегә тиеш, уразаны бозарга ярамый.
  * Хатын-кызларга күрем вакытында, йөклелек һәм бала тапканнан соңгы чорларда ураза тоту тыела. Әгәр ана кеше баласының яки үзенең сәламәтлеге өчен курыкса, ураза тотмаска була. Бу көннәр өчен алар башка вакытта ураза тоталар (каза кылалар)..

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев