Үпкәләрне саклау атналыгы бара
Районда бронхиаль астма белән исәптә -184, хроник үпкә авырулары белән 284 авыру тора.
2 майда җир шарында Бөтендөнья астма белән көрәш көне билгеләп үтелә. Аның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын астма белән авыручанлыкның арта баруына һәм аның белән көрәшкә җәлеп итү. Шул уңайдан 1-7 май көннәре Үпкәләрне саклау атналыгы итеп игълан ителде. Аның кысаларында район үзәк хастаханәсе табибы Эдуард Сафиуллин бу органнарны саклау турындагы киңәшләре белән уртаклаша.
- Үпкәләр – безнең тормышыбызда мөһим роль уйный торган парлы органнар. Алар турында сүз алып барганда, шуны истә тотарга кирәк: кеше тугач та иң элек сулыш ала һәм аның гомере дә соңгы сулыш белән төгәлләнә.
Үпкәләр организмга кислород керүен тәэмин итәләр, аннан калдыкларны һәм углекислый газны чыгаралар. Әмма әйләнә-тирә мохитнең пычрануы, сәламәт булмаган яшәү рәвеше алып бару һәм башка факторлар нәтиҗәсендә үпкәләрнең сәламәтлегенә зыян килергә дә мөмкин. Аларның сәламәтлеген саклау өчен, беренче чиратта, тәмәке тартудан баш тартырга кирәк. Чөнки аның төтенендә бик күп зарарлы матдәләр бар. Үпкәләрнең сәламәтлеген саклауның икенче юлы – дөрес туклану. Рационда витаминнар һәм минералларга бай ризыклар булырга тиеш. Аеруча җиләк-җимешләр, яшелчә файдалы. Аларның составында организмны ирекле радикаллардан саклаучы антиоксидантлар бар. Өченчедән, бүлмәдәге дымлылыкны саклау да мөһим. Коры һава үпкәләргә начар тәэсир итәргә мөмкин, шуңа күрә өйдә һәм эш урынында һаваны дымландырып торырга кирәк. Моның өчен һава дымландыргычлар кулланырга яки бүлмәгә юеш сөлге куярга була. Дүртенчедән, актив яшәү рәвеше дә үпкәләрне сакларга ярдәм итә. Даими физик күнегүләр кан әйләнешен яхшыртырга һәм мускулларны, шул исәптән сулыш алу системасы мкускулларын ныгыта. Саф һавада булу да үпкәләр өчен файдалы. Гәүдә авырлыгын контрольдә тотыгыз. Артык авырлык үпкәләрнең эшчәнлеген начарайтырга мөмкин. Дөрес сулагыз. Моның өчен тирән итеп даими сулыш алыгыз. Бу үпкә вентиляциясе күләмен зурайтырга һәм үпкәләргә булган йөкләмәне киметергә ярдәм итә. Пычранган һаваны сулаудан сакланыгыз. Мондый урыннарда булмаска тырышыгыз, буласыз икән, маска кебек саклану чараларын кулланыгыз. Суны җитәрлек күләмдә эчегез. Бу сулыш юлларын дымландырырга һәм инфекция барлыкка килү ихтималын киметергә ярдәм итә. Өйдә косметик чараларның, көнкүреш химиясенең гипоаллерген вариантларын сайлагыз.
Бронхиаль астма – сулыш юлларының хроник ялкынсынуы ул. Бу авыру вакытында гыжлау, тын кысылу, ютәл, күкрәк томалану кебек билгеләр хас. Авыруның беренче билгеләре күренүгә үк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук бронхларда ялкынсыну китереп чыгаручы аллергенны ачыклау, аның белән контактка кермәү авыру белән көрәштә кирәкле шарт булып тора.
Добойка
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта бронхиаль астма белән дөньяда 235 миллион кеше авырый, ә 2025 елга бу санның 400 миллионга җитүе фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев