САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Унбиш ел элек булган хәлләр районда да кабатлана

Халык телендә әйтсәк, быел яз «иртә килде».

Апрель аенда мондый һава торышының күптән күзәтелгәне юк иде инде. Кар эреп бетте, диярлек, хәтта авыллардагы таш юллы урамнар да шактый тиз арада чиста булып калдылар. Шәхси хуҗалыкларда яшәүчеләр, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, «Ленин өмәләре»н дә көтеп тормыйча, территорияләрен чистартырга керештеләр. 

Эшчәнлеге һава торышы белән аеруча бәйле оешма – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. Әлбәттә, анда табигать хикмәтләренә күптән күнеккәннәр, аларга һәрвакыт әзер торалар. Быел да барлык механизаторлар, техник караулар үтү һәм «яшел сигнал» алу белән, техникаларына утырып, басуларга чыгып киттеләр – анда эш җитәрлек, сәгате сукканын көтеп ятмый. 

- Унбиш ел элек – 2008 елда шушындыйрак һава торышы булган иде. Ул чакта «Сарман» агрофирмасы 6 апрельдә үк арпа чәчәргә чыкты. Дөрес, ул елны 15 майга кадәр яңгырлар яумады – быел алай озак көтәргә туры килмәс, дип өметләнәбез, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов. 

Район басуларында тырмалау, чәчү һәм башка эшләр барышы белән танышасыгыз килсә, «Сарман» газетасының 14 апрель санын укырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев