САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ул иң яхшысы булды

Сарман аграр көллияте укучылары ел саен "Һөнәре буенча иң яхшысы" республика конкурсында катнашып, һәрвакыт алдынгылар рәтендә баралар. Быел да Алексеевскийда узган әлеге бәйгедә 3 нче курс укучысы Илнур Уразбахтин беренче урынны яулады. Конкурсантларның белемнәрен дүрт этапта сынап карадылар. Ике төрле теоретик бирем үтәгәннән соң, ике практик өлеш булды. Бәйгедә авыл...

Сарман аграр көллияте укучылары ел саен "Һөнәре буенча иң яхшысы" республика конкурсында катнашып, һәрвакыт алдынгылар рәтендә баралар. Быел да Алексеевскийда узган әлеге бәйгедә 3 нче курс укучысы Илнур Уразбахтин беренче урынны яулады. Конкурсантларның белемнәрен дүрт этапта сынап карадылар. Ике төрле теоретик бирем үтәгәннән соң, ике практик өлеш булды. Бәйгедә авыл хуҗалыгына бәйле 22 уку йортыннан булачак тракторчы-машинистлар катнашты. "Минем җиңүемдә теоретик белем бирү укытучысы Ринат Гыйльфановның, һөнәргә өйрәтү остазы Рафис Фәйзуллинның өлешләре зур. Барлык укытучыларыма, мастерларыма зур рәхмәт", - диде Илнур. Диплом, акчалата бүләккә ия булган җиңүче егеткә киләчәктә Казан аграр институтына конкурстан тыш керү хокукы биргән сертификат та тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев