«Укытучыга биргән бүләк ришвәт була аламы?» - дип кызыксыналар сарманлылар
Мәгариф учреждениеләрендә нинди максатларда акча җыю тыелмый.
Яңа уку елына керештек кенә әле, димәк, алда мәктәп белән бәйле күп мәшәкатьләр, теге яки бу хаҗәт, сыйныф ихтыяҗлары өчен акча җыю кебек гамәлләр дә башлана. Мондый төр таныш фразаларны ата-аналар җыелышларында да ишетергә туры килә. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә акча җыярга ярамаганлыгы турында кисәтеп торса да, “эт өрә, бүре йөри” тора. Бу хакта район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Гөлнара Әлмөхәммәтова белән сөйләшеп алдык.
— Гөлнара Габделхаковна, мәктәптә нәрсәләргә акча җыярга ярамый?
— Мәгариф оешмасын ремонтлау, сак хезмәте, комплекслы иминлекне тәэмин итү, белем бирү эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин итү мәгариф оешмаларының турыдан-туры бурычы булып тора. Шуңа балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең һәм мәктәп укучыларының ата-аналарына мондый йөкләмәләр бирү рөхсәт ителми.
Әмма елдан-ел актив ата-аналар балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә акча җыю тәкъдиме белән чыгалар, янәсе сыйныф яки төркемнең фондына кирәк. Ә ул, үз чиратында, тәрбиячеләргә һәм укытучыларга бүләкләр алырга, җиһазлар, техника һәм башка кирәк-яраклар сатып алырга тотылачак. Мондый төр акчаны җыюга таләпләр катгый куела, хәтта ки “фонд” взносын түләүдән баш тартучы ата-ананың баласын коллективта “эзәрлекли” үк башлыйлар. Укытучыларга яки тәрбиячеләргә бүләк бирүгә килгәндә, аларның бәясе 3000 сумнан артмаска тиеш. Бу суммадан югарырак булган бөтен нәрсә ришвәт буларак бәяләнә ала.
— Акча бирергә мәҗбүр иткән өчен берәр җаваплылык каралмаганмы?
— Ата-ана комитетлары вәкилләренең сыйныф фондына акча тапшыруны таләп итү, әти-әнигә яки аның баласына карата көч куллану яки куркыту, янау, хурлау мәгълүматлары тарату кебек гамәлләре – закон белән исәпләшмәү һәм башбаштаклык, ә мәктәп администрациясе тарафыннан вазыйфаи вәкаләтләрдән явызларча файдалану дип бәяләнергә мөмкин.
— Ә ярдәм хәйриячелек буларак күрсәтелсә?
— Һәр баланың урта белемне түләүсез алырга тулы хокукы бар. Укытучыларга бүләк алуда яки башка төрле кирәк-яраклар өчен акча җыюда катнашырга беркем дә бурычлы түгел. Бу хокук РФ Конституциясенең 43 маддәсе һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законының 5 маддәсе белән беркетелгән. «Хәйрия эшчәнлеге һәм хәйрия оешмалары турында»гы 1995 елның 11 августында чыккан 135-ФЗ номерлы Федераль законның 1 маддәсе нигезендә ата-ана мәктәпкә үз теләге белән ярдәм күрсәтергә мөмкин, ул учреждениенең исәп-хисап счетына теләсә нинди сумманы мөстәкыйль рәвештә күчерә ала. Мәктәп җитәкчелеге дә, ата-аналар комитеты да иганәчелек күләмен билгеләргә, шулай ук укучыларның ата-аналарыннан законда каралмаган взносны кертүне таләп итәргә хокуклы түгел. Моннан тыш, ата-аналар комитеты барлык балаларның әти-әниләренә түгел, ә үзенә карата гына акча җыю турында карар кабул итә ала.
— Ә акча тапшыруны мәҗбүр итсәләр, каяга мөрәҗәгать итәргә була?
— Беренче чиратта, баланың уку йортына мөрәҗәгать итәргә һәм акча җыюга карата язмача җавап таләп итәргә кирәк. Шикаять ике нөсхәдә төзелергә, һәм аның берсе ата-анада калырга тиеш. Әгәр мәктәп бернинди дә чара күрмәсә, мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Әгәр дә ата-ана, акча җыюда катнашудан баш тартуы аркасында, баласына карата мөнәсәбәт үзгәрүен күрә икән, мәсәлән, укытучылар яный яки балалар үрти башласа, бу очракта, тикшерү уздырту максаты белән, прокуратура органнарына мөрәҗәгать язарга кирәк. Ачыкланган фактлар нигезендә гаепле вазыйфаи затларны закон тарафыннан билгеләнгән җаваплылыкка тарту чаралары күреләчәк.
— Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Бу бик файдалы һәм урынлы сөйләшү булгандыр.
РФ Гражданлык кодексы «гади бүләк» турында анык аңлатмый, әмма аны «ришвәт»тән аера белергә кирәк. Ришвәт ул, РФ Җинаятьләр кодексының 290 маддәсе 1 бүлегеннән чыгып аңлатканда, акча, кыйммәтле кәгазь, башка мөлкәт я булмаса мөлкәт характерындагы бүтән төрле хезмәт күрсәтү, хокук бирү рәвешендә булырга мөмкин. Башка төр бүләктән ришвәт вазыйфаи затка нинди максаттан чыгып бирелүе белән аерыла. Ришвәт алган өчен – РФ Җинаятьләр кодексының 290, 291.2 маддәләре, ә биргән өчен 291 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы каралган. Ә укытучыга бирелгән гади бүләк (әгәр дә ул аның тарафыннан нинди дә булса гамәл кылу максаты белән бирелмәгән булса) ришвәт булып саналмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев