САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар игътибарына Гөлнур Зөлкәрнаеваның матур шигырь юлларын тәкъдим итәбез

Гөлнур Разин кызы Зөлкәрнаеваны районда белмәгәннәр сирәктер. Ул Дими Тарлау авылында туып-үскән. Һөнәре буенча хисапчы булса да, ун елдан артык район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегендә эшли. Аннан соңгы хезмәт юлы сәнгать өлкәсе белән бәйле. Район мәдәният йортында кассир булып эшли ул. Тамашачы Гөлнур Зөлкәрнаеваның моңлы җырлавын, килештереп сәхнә әсәрләрендә чыгыш ясавын, нәфис сүз остасы буларак та яратып кабул итә. Районда узган мәдәният чараларында да актив катнаша ул. 14 яшеннән шигырьләр язуы да аның иҗат кешесе булуы хакында сөйли. Сагыштан да, шатлыктан да күңел түреннән ургып чыккан беренче хисләр була ул. Райондашыбызның берничә шигырен сезгә дә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучылар.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Аллаһка мин рәхмәтлемен

Иртән күзем ачканга.

Дөнья яктылыгын күреп,

Аягыма басканга.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Тәнем сихәт булганга.

Безгә биргән ризыкларын

Авызыма алганга.

Рәхмәт укып, дога кылам,

Зурлап бер Аллаһымны.

Кабуллардан кылсын иде

Кылган догаларымны.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Сулар һавам булганга.

Яшәү өчен тудырылган

Йортым, җирем булганга.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Эчәр суым булганга.

Авыр чакта таянырлык

Ныклы гаиләм булганга.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Кызым, улым булганга.

Киләчәкне дәвам итәр

Оныкларым булганга.

Рәхмәтлемен Аллаһка

Безне яраткан өчен,

Дога кылган вакытларда

Зиһеннәр биргән өчен.

Кыр казлары

Көз дә җитте, агачлар да

Әкрен генә яфрак коялар.

Зәңгәр күктә моңсу тавыш биреп,

Кыр казлары очып баралар.

Кыр казлары кузгалдылар,

Очарга дип җылы якларга.

Ә мин торам, шул казларга карап,

Хәерле юл теләп аларга.

Күрегезче, ничек матур итеп

Очалар бит алар, тезелеп.

Бер-бер артлы, каңгылдашып,

Кычкыралар алар, өзелеп.

Гүя әйтә кебек: “Сау булыгыз,

Без чыктык, дип, ерак юлларга.

Исән-саулар булсак, без кайтырбыз,

Кайтырбыз, дип, туган якларга”.

Исән-имин очыгыз сез, кошлар,

Канатыгыз берүк талмасын,

Очкан чакта бер-берегезне

Югалтырга сезгә язмасын.

Кем мин?

Мин-мин, димим, мин кем, димим,

Мин-минлекләп яши белмәдем.

Әмма ләкин дәрәҗәмне белдем,

Бервакыт та түбән төшмәдем.

Сәлам биргәннәргә сәлам бирәм,

Хәлен сорап, якын дус итеп.

Тыңлап тора беләм моң-зарларын,

Сөйләгәндә миңа үз итеп.

Кеше серен читкә чыгармадым,

Үз серемне ятка чишмәдем.

Үз ярымны сөя белеп сөйдем,

Кеше ярларына тимәдем.

Яраттылар, ташладылар -

Андый чаклар да булды.

Тик анда да бирешмәдем,

Йөрәгем сабыр булды.

Авырлыкларны да күрдем,

Булды җиңел чаклар да,

Башка басучылар булды

Үргә менгән чакларда.

Булды рәхмәт әйтүчеләр,

Эшләгән эшем өчен.

Үз-үземне хөрмәт итәм,

Сабыр булганым өчен.

Тормыш бутаучылар булды,

Төрле ялганнар сөйләп.

Ялганнарга бирешмәдек,

Куйдык киредән көйләп.

Һич зарланмыйм тормышыма,

Яшибез бит алай да.

Булганына шөкер итәм,

Рәхмәтлемен Ходайга.

Шөкер итеп яшә

Иртән иртүк бисмиллаңны әйтеп

Башла, дустым, һәрбер эшеңне.

Шөкер итеп яшә булганына,

Ходай зурлар синең үзеңне.

Аллаһка син рәхмәтеңне әйтеп,

Догаңны кыл, дустым, иренмә.

Яхшылыкны эшләгәнсең икән,

Бервакыт та аны күпсенмә.

Нинди генә хәлдә булсаң да син,

Күңелкәең синең төшмәсен.

Эчке халәтеңне синең

Дошманнарың берүк белмәсен.

Теләгеңне теләп, догаңны кыл,

Югарыга карап, шөкер ит.

Барысы булыр, бер вакыты җитәр,

Син бары тик, дустым, сабыр ит.

Сандугач

Өзелеп-өзелеп сайрый сандугач

Таң алдыннан, кояш чыгышка.

Туктап торчы бераз, кошкаем,

Йөрәгемне салма сагышка.

Күңелләрне сагыш сарган чакта

Бигрәк кыен була дөньясы.

Авырлыктан йөрәк чәнчеп куя,

Бу башларны кая куясы.

Нигә шулай, бигрәк моңлы итеп,

Өзелеп сайрыйсың син, сандугач?

Син дә, минем кебек, сагышыңнан

Бушанасың, ахры, сайрагач.

Мин дә сузам, сиңа кушылып,

Йөрәгемнән чыккан моңымны.

Беркем тиңләшә алмас синең белән,

Ота алмас синең җырыңны.

Бул минеке

Хисләремне яшерә алмыйм,

Алар миннән көчлерәк.

Бу дөньяда яшәр өчен,

Сулар өчен, миңа син кирәк.

Бөтенләен, димим, тик яртылаш

Булчы, җаным, булчы минеке.

Беркем бирми торган назлар биреп,

Сөеп яшәрмен мин, булып синеке.

Син - бит минем татлы җимешем,

Таң алдыннан чыгар кояшым.

Сусаганда, эчәр суым да син,

Яшәү өчен сулар сулышым.

Бер-берләрен назлап сөйсеннәр, дип,

Очраштыргандыр безне бу язмыш.

Тик син, җаным, әйтә генә күрмә,

Безнең очрашу, дип, - бер ялгыш.

Синең барлык яшәү көче бирә,

Син булганда, мин дә яшәрмен,

Яратырмын бары сине генә,

Назларыма сине күмәрмен.

Яшьлек

Яшьлек - бит ул тик бер генә вакыт,

Сандугачтай сайрар чак кына.

Күбәләктәй очып, болыннарны кочып,

Гөлдән гөлгә кунар чак кына.

Яшьлек гөле матур чәчәк ата,

Тик таҗлары бик тиз коела.

Безне ташлап, матур яшьлегебез

Мәңге китмәс кебек тоела.

Гомер үткән саен, сагындыра

Иң беренче сөйгән ярлар да,

Көнләштерә хәтта, кочаклашып,

Урамнардан үткән парлар да.

Әнә шулай өзелеп сагынганда,

Бер кайтасы иде яшьлеккә.

Бераз гына җиңел булыр иде

Сагынудан арган йөрәккә.

Яшьлек бит ул бик тиз үтеп китә,

Үткәнен дә сизми каласың.

Гомер үткән саен, шул яшьлекне

Бик еш сагынып искә аласың.

Изге теләк

Парлылар парлап яшәсен,

Парсызлар тапсын парын.

Сөйгәннәр сөеп яшәсен,

Югалтмасын үз ярын.

Сөю тәмен белмәгәннәр

Бер сөеп карасыннар,

Сөю белән яшәү ямьле

Икәнен аңласыннар.

Сөю - бит ул шундый нәрсә,

Тилертә, саташтыра.

Саташудан үткәннәрне

Мәңгегә кавыштыра.

Көн дә - бәйрәм

Көн дә - котлау, көн дә - бәйрәм,

Нинди генә бәйрәм юк.

Шыплап тула телефоннар,

Җавап язар урын юк.

Әби, бабай, дуслык көне,

Гаилә, мәхәббәт көне,

Бар яшьләр һәм картлар көне,

Хәтта үбешү көне.

Хәзер җайлы, ватсап аша

Олылыклап котлыйбыз.

Бәйрәм өстәлләре көйләп,

Мәшәкатьләнеп тормыйбыз.

Без үскәндә, телефон да,

Ватсаплар да юк иде,

Хатлар язып, хәл белешү

Үзе бер рәхәт иде.

Бәйрәмнәрдә, рәхәт итеп,

Бүләк бирешә идек,

Язып салган хатларга

Каршы хат көтә идек.

Капка төпләрендә хәзер

Кич утырулар да бетте,

Гайбәт сатучы әбиләр

Ватсапка кереп китте.

Элек, кичләрен җыелып,

Уйный идек болында.

Нигә яшьләргә соң болын,

Телефоннар булганда?

Бәйрәмнәр дә элеккечә

Рәхәт, матур үтми шул,

Кеше кешедән читләшеп,

Бизенешеп бетте шул.

Хәзер дөнья шул ватсапка,

Компьютерга бәйләнгән.

Ватсап чокып, кешеләр дә

Заводнойга әйләнгән.

Нигез ташы

Авылыма кайттым әле бер көн,

Туган нигеземне барладым.

Нигез ташларына утырып,

Үткәннәрне барлап еладым.

Әти-әни парлы тормышларын

Кайчандыр бит шунда башлады.

Яши монда бүген ул тормыштан

Өйсез калган нигез ташлары.

Ә бит шушы йортны әти-әни

Зур авырлык белән торгызган,

Нигезебезне кыз һәм улларыбыз

Саклар, диеп ышанып калдырган.

Элегрәк шушы ихатада

Эш гөрләгән, тормыш кайнаган.

Бүгенгесе көндә ул тормыштан

Каккан казык хәтта калмаган.

Буш нигезне күреп, йөрәк елый,

Җан сыкрый, күреп бушлыкны.

Өр-яңадан шул тормышка кайтып,

Тутырасы иде шул бушлыкны.

Әнием барлап торган җимеш агачлары –

Кура җиләк, чия, карлыган,

Алар инде, күптән кыргыйланып,

Бөтен ихатаны каплаган.

Әти кулы белән утыртылган

Карт өрәңге үсеп утыра.

Йорты булмаса да, җил-давылдан

Ихатаны саклап, ул тора.

Әй, өрәңге, җавап бирче миңа,

Син - шаһит бит, димен барсына.

Нигә ирек бирдең кагылырга

Йортыбызга, нигез ташына?

Туган йорт - бит әти-әниләрнең

Мәхәббәттән үргән оясы.

Туган йортны, нигезеңне саклау -

Әби-бабайларның йоласы.

Туган йортым, сине сагынамын,

Синдә үткән балачагымны.

Нәни кызчык булып, әниемә

Иркәләнеп үскән чагымны.

Әтием бит, ныклы булсын, диеп,

Каккан монда һәрбер кадагын.

Кем уйлаган, әти-әни йортын

Болай бетәр, диеп, азагын.

Бик авыр шул, үскән ихатаны

Ачып керер капкаң булмаса,

Ялгызлыктан сине көтеп арган

Туган йортың каршы алмаса.

Газиз балалар

Әниләрнең җылы кочагында

Иркәләнеп кенә үсәбез.

Каршыбызга авырлыклар килсә,

Әниләрдән ярдәм көтәбез.

Бала - бавыр ите, диләр,

Чынында да шулай, күрәсең.

Бала кадерен, үзең бәби табып,

Әни булгач кына беләсең.

Безнең өчен борчылганын күреп,

Без юата идек әнине.

Без бит исән-имин, кайгырма, дип,

Борчыма, дип, әни, үзеңне.

Алай түгел икән, балаң өчен

Гомер буе янып-көясең.

Газиз балаң бөтен яшәсен, дип,

Соңгы кисәгеңне бирәсең.

Мин дә - әни, балаларым өчен

Дога кылам һәркөн таңнарда.

Сәламәтлек сорыйм Ходаемнан,

Озын гомер бир, дим аларга.

Я, Аллаһым, имин кылсаң иде

Балаларның барыр юлларын.

Язмыш һәрчак сузып торсын иде

Мәрхәмәтле җылы кулларын.

Әй, балалар, газиз балакайлар,

Татлы җимешебез сез безнең.

Ходай сезгә бәхет-тәүфыйк бирсен,

Өмет-киләчәгебез сез безнең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев