САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар фәнгә мәктәптә үк әзерләнә башлыйлар

Фәнгә юл - мәктәп бусагасыннан башлана.

 

Заманча җәмгыять һәр кешедән тормышның төрле тармакларында булган мөһим мәсьәләләрне мөстәкыйль чишүне таләп итә, димәк, үзеңнең эшчәнлегеңне дөрес оештыра - планлаштыра, максат куеп аңа ирешү өчен тырышырга кирәк.

Эзләнү барышында укучы төрле вәзгыятьтә ориентлашырга, теге яки бу мәсьәләне чишкәндә тормыш өчен дөрес юлны сайларга өйрәнә. Шушы максаттан, 2018 нче елның 27 нче мартында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы “Җәлил гимназиясе”ндә “Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре” темасына укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен II Республикакүләм фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан(Идел буе) Федераль университеты, Идарә, икътисад һәм финанслар институты, РО ВОО “Татарстан Республикасының рус география җәмгыяте”, Сарман муниципаль райны Башкарма комитетының мәгариф бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнарының хәрби комиссариаты, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының МБГББУ “Җәлил гимназиясе”.

Конференциянең төп максаты:

- сәләтле укучыларны эзләнү эшенә, фәнни эшчәнлеккә җәлеп итү;

- укучыларда интеллектуаль фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыру;

- экология һәм география фәннәре буенча сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның үсеше өчен шартлар тудыру.

 

Конференциядә төрле юнәлешләрдә 14 секция эшләде:

- Татарстан Республикасының экологик-географик үзенчәлекләре;

- Нефть чыгаручы территорияләрнең экологик проблемалары;

- Шәһәрләрнең географиясе һәм геоурбанистикасы

- Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең демографик проблемасы;

- Татарстан Республикасында укучыларга, яшьләргә хәрби- патриотик тәрбия бирү.

Конференциядә төрле районнардан: Бөгелмә, Мөслим, Чистай, Минзәлә, Буа, Чирмешән, Сарман, Норлат, Баулы, Теләче, Әлмәт, Тукай, Азнакай, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 170 укучы һәм 36 укытучы катнашты.

Конференция гимназиябезнең өстәмә белем бирү мөгаллимнәре Гамирова В.Б., Гыйльфанова Р.А. җитәкчелегендә оештырылган яшь талантларыбыз-укучыларыбыз чыгышы белән башланып китте. Чыгыш ясаучылар арасында республика конкурсы- “Созвездие-Йолдызлык” призерлары: Гыйбадуллина Элина һәм Алькаев Данил, “Илһам” бию төркеме дә бар иде.

Конференциядә катнашучыларга котлау сүзләре һәм изге теләкләр белән МБГББУ“Җәлил гимназиясе”нең директоры Булатова Г.Н., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хуҗин Р.И., Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча җитәкче урынбасары Сахипова И.Р.мөрәҗәгать итте.

Конференция эшендә КФУ профессоры, доцент, экологик-географик теория һәм методикасы кафедрасы җитәкчесе Гайсин И.Т., НГПУ ның педагогика фәннәре кандидаты, тарих-география факультеты деканы Гайфетдинов А.М., география фәннәре кандидаты, экономик география кафедрасы доценты Ахмедов Р.Р. катнашты.

Конференциянең тантаналы ябылу кичәсендә Гайсин И.Т. чыгыш ясады һәм фәнни җитәкчеләргә укучыларга рәхмәтен белдерде.

Бу көн чын дәрәҗәсендә Фән бәйрәме, Иҗат, Акыл бәйрәме булды. Укучылар сәнгать өлкәсендә дә, иҗатта да, төгәл фәннәрне белү буенча да бүгенге көндә кеше бар яклап та белемле булырга тиешлегенә инандылар.

Киләчәккә нинди фәнни һәм техник ачышлар йогынты ясый? Конференция барышында сәләтле укучылар бу сорауларга җавап эзләделәр.Укучыларга эзләнү эшендә аларның фәнни җитәкчеләре – укытучылары ярдәм итте.

Һәр мәктәптә дә сәләтле укучылар бар, аларны үстерә белергә генә кирәк. Моның өчен укучының кайсы фән буенча кызыксынуы көчле икәнен билгеләп эшне башлау зарури. Кешенең теләге булса, ул барлык авырлыкларны да җиңеп чыга. Фән белән кызыксыну җитди эш, зур хезмәт таләп итә, әмма барлык теләкләрне дә тормышка ашыру мөмкин түгел. Табигать серләрен белү, ниндидер яңалыкны исбатлап карау, кызыклырак яшәргә көч бирә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев