Уку сүз байлыгын арттыра, башкаларны аңларга ярдәм итә, фикерләргә, анализларга өйрәтә, – дип саныйлар сарманлылар
Соңгы елларда китап укучылар саны кимү актуаль проблемаларның берсенә әверелеп бара.
Моның сәбәпләре күптөрле. Бәлки, бу күңел ачу өчен башка мөмкинлекләрнең дә булуы белән аңлатыладыр. Китап уку белән чагыштырганда, алар азрак вакыт аладыр. Ә тиз ритмлы заманда бу – бик мөһим фактор. Китапларга бәяләр артуы да потенциаль укучыларны «куркыта»...
Әлбәттә, теләгән, укырга яраткан кеше җаен таба – китапларны электрон вариантта да укып була бит. Китапханәләр турында да онытмаска кирәк. Аларда теләгән темага әсбап табарга була.
– Бүгенге көндә Сарман үзәкләштерелгән китапханә фондында район буенча 425632 данә китап исәпләнә. Һәрдаим яңа китаплар кайта. Алар нефтьчеләр хәйрия фондыннан, Милли китапханәдән, федераль бюджеттан һәм Мәдәният министрлыгыннан кайтарылалар. Шунысы сөендерә – районыбызда китап укучылар саны аз түгел. Аеруча өлкән яшьтәгеләр укырга яраталар. Яшь буын күбрәк психология буенча китапларны, чит ил классикасын якын итә. Татар һәм рус әдәбиятын кызыксынып укучыларыбыз да шактый. Китап сөючеләрдән «Телевизор да карыйсы килми, кич буе рәхәтләнеп китап укыйм», – дигән сүзләрне ишеткәч, күңелгә рәхәт була, – ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Лилия Афзалетдинова.
Тагын да күбрәк беләсегез килсә, китап кына түгел, район газетасын да укыгыз – бу турыда язма аның 28 март санында чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев